Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чисталык-пөхтәлек - тәртип нигезе

    20 июль кичендә Дүртиле ындыр табагына беренче олау көзге арыш кайтты. Агрофирма җитәкчелеге биредә аның вакытында эшкәртелеп урнаштырылачагына, яхшы сыйфатлы итеп чәчүлеккә әзерләнәчәгенә ышана. Чөнки, җитәкчеләр дә, белгечләр дә бу авылда бик тырыш, үз эшен яратучы, җаваплылык хисе югары булган игенчеләр яшәвен бик яхшы белә. КЗС операторлары Госман Әбхәлимов, Ранис...

    20 июль кичендә Дүртиле ындыр табагына беренче олау көзге арыш кайтты. Агрофирма җитәкчелеге биредә аның вакытында эшкәртелеп урнаштырылачагына, яхшы сыйфатлы итеп чәчүлеккә әзерләнәчәгенә ышана. Чөнки, җитәкчеләр дә, белгечләр дә бу авылда бик тырыш, үз эшен яратучы, җаваплылык хисе югары булган игенчеләр яшәвен бик яхшы белә. КЗС операторлары Госман Әбхәлимов, Ранис Вахитов, механизатор Минһаҗетдинов, эшләрне оештыручы учетчы Эльмира Шәрәпова һәркайда чисталык һәм тәртип булганны яраталар.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: