Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чүрибураш акъәбие Мөслимә Насыбуллинага 90 яшь

    -Исән-сау килдегезме, оланнар. Көттем, бик көттем үзегезне. 90 яшь берни түгел ул, киленем Алмабикә, улым Фәһим менә районда яше йөздән узган 3 кеше яши ди. Ходай күпсенмәсә, үз вакыты җиткәч мин дүртенчесе булырмын инде, яме,-дип гөр килеп, аллы-гөлле күлмәкләр киеп өйнең түренә утырып каршылады безне Чүрибураш акъәбие Мөслимә Насыбуллина. -Мин...

    -Исән-сау килдегезме, оланнар. Көттем, бик көттем үзегезне. 90 яшь берни түгел ул, киленем Алмабикә, улым Фәһим менә районда яше йөздән узган 3 кеше яши ди. Ходай күпсенмәсә, үз вакыты җиткәч мин дүртенчесе булырмын инде, яме,-дип гөр килеп, аллы-гөлле күлмәкләр киеп өйнең түренә утырып каршылады безне Чүрибураш акъәбие Мөслимә Насыбуллина.

    -Мин үзем Апас якларына Башкортстанның Әбҗәлил районы якларыннан килен булып 1988 елда кайттым. Фәһимем бик әйбәт, акыллы, әни дип үлеп тора. Үземә дә бик кадерле ул, балаларыбыз Алмаз белән Чулпанны ул үстереште. Үзем сыер савучы, ирем дә фермада эшлибез. Иртә таңнан икәүләшеп эшкә чыгып китәбез. Әниебез йортның йозагы да , кояшлы нуры да. Өебез тәрәзәсеннән Гран-Тау күренеп тора, ул миңа үзем туып-үскән Урал таулары кебек үк кадерле бүген.Улыбыз Алмаз, киленебез, Кукмара кызы Ләйсәннең кызы Ясминә әнинең итәгеннән төшми дә хәзер. "Йолдыз" ны ел да өйгә алдырабыз. 90 яше тулган олы яшьтәгеләрне районнан килеп зурлаулары турындагы язмаларны әнигә күрсәтәбез. Үзе дә яхшы күрә әле ул, район газетасының бер генә санын да калдырмый укып бара. Аннан, "миңа да 90 тула бит, мине онытып калдырмасыннар инде тагын"..,- дип борчыла башлый. Рәхмәт, бик күңелен күрдегез әнинең,-дип Алмабикә килен безне мул табын артына өндәде. Бигайбә инде, гафу үтенеп баш тартырга туры килде, вакыт ягы кысан иде шул, үпкәләмәгез, хуҗалар...

    -Әниебез белән инде күптәннән мәрхүм әтиебез Фәриткә 4 бала без. Мин төпчеге. Татар халкының гореф-гадәтен үтәп төп нигездә мин калдым. Әнинең бүген 7 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Тормышыбыз җитеш, дөньябыз түгәрәк, шөкер. Безгә дә әниләр яшенә җитәргә язсын,-дип озатып калды безне улы Фәһим. Әнисенә күрсәтелгән кадер-хөрмәткә рәхмәт әйтте.

    Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт Хаты, район башыгы урынбасары Марат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов, "Зөя" агрофирмасының Чүрибураш бүлекчәсе идарәчесе Азат Гайнетдинов юбилярга тапшырган бер кочак бүләкләр, чәчәкләр бу көнне Мәслимә апабызның иман нурлы бүлмәсенең иң күркәм бизәкләре иде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: