Сындырырмын диеп сыный язмыш
Кече Күккүз авылында яшәүче Фәһимә апа Мөхәммәтгалиеваны язмыш шатлык-сөенечләре белән дә, авырлыклары-хәсрәтләре белән дә еш сынаган. Ләкин аның күңелендәге матурлыкны, мәрхәмәтлелекне, йөрәгендәге изгелекне берни дә юа алмаган. Ул бүген дә 5 вакыт намазын укып, тирә-юньдәгеләренә бары тик яхшылык кына теләп яши. "Кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз, аның яхшылыгы да, начарлыгы да...
Кече Күккүз авылында яшәүче Фәһимә апа Мөхәммәтгалиеваны язмыш шатлык-сөенечләре белән дә, авырлыклары-хәсрәтләре белән дә еш сынаган. Ләкин аның күңелендәге матурлыкны, мәрхәмәтлелекне, йөрәгендәге изгелекне берни дә юа алмаган. Ул бүген дә 5 вакыт намазын укып, тирә-юньдәгеләренә бары тик яхшылык кына теләп яши. "Кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз, аның яхшылыгы да, начарлыгы да үзеңә әйләнеп кайта. Игелек эшләүдән курыкмагыз, бер рәхмәт мең бәладән коткара", - ди ул. Балаларына, оныкларына да шушы үгет-киңәшләрне бирә.
Фәһимә апа тумышы белән Әлмәндәр авылыннан. 9 балалы ишле гаиләдә туып-үсеп, 12 яшеннән колхоз эшенә җигелгән батыр хатын-кыз ул. Кечкенә генә гәүдәле кызчык әниләреннән калышмыйча, саламын да, утынын да ташый, сарыклар, үгезләр дә карый, сыерын да сава. Ә иң үзәгенә үткәне урман кисүләр була аның.
Чыныгып, бар хезмәтнең мәлен, тәртибен белеп үскән кыз Кече Күккүз авылы егете Шәүкәт белән танышып, тормыш корып җибәрә. Килен булып төшкәч тә колхоз эшләрендә актив катнаша, тырышып, намус белән хезмәт итә ул. Шәүкәт абый белән алар 50 елга якын парлы, матур тормыш кичерәләр. Тик Алтын туйларын гына билгеләп үтәргә насыйп булмый Мөхәммәтгалиевларга. Уйламаганда, көтмәгәндә гомер юлдашын соңгы юлга озатып, тормышын сыңар канат белән дәвам итәргә туры килә Фәһимә апага. Балаларын югалтудан әрнегән Ана йөрәге бу хәсрәтне дә сабыр гына күтәрә. Югалтулар күңеленең бер почмагын һәрчак тырнап торса да, көр күңелле булырга тырыша ул. "Оныкларым дәү әни, сагындык сине, - дип килеп кочаклагач, бөтен дөньям түгәрәкләнгән кебек була. Мин алар шатлыгыннан көч алып яшим", - ди Фәһимә апа. Бүгенге көндә аның 5 оныгы бар. Улы Илгизәр, килене Гөлназ тәрбиясендә хасияттә гомер кичерә. Яшел Үзәндә яшәүче кызы Гүзәл дә гаиләсе белән аны һәрчак кайгыртып тора. Тирә-күршеләрен дә бик яратып, хөрмәт белән телгә алды ул.
80 яшьлек олы юбилеен каршылаган көннәрдә Фәһимә апа хәтер төенчеген еш сүтә. Тәкъдиренә язылганнарны сабыр гына барлап чыга ул. Шул вакытта ананың җыерчыклы бите буйлап күз яшьләре тәгәри. Арада шатлык яшьләре дә, кызганычка каршы, мәңге йөрәктән китми торган җәрәхәт яшьләре дә бар. Бала хәсрәте беркайчан да онытылмый шул. Кече яшьтәге ике сабыен җир куенына иңдергәндә ата-ана йөрәге ничек түзде икән?! Ничек кенә булмасын, кайгы-хәсрәтен эчкә йотып, калган балаларына озын гомер теләп яши бүген яраткан әни һәм сөекле дәү әни.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 20:00Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга? Еланнар чыннан да артканмы, әллә курыкканга куш күренәме?9800
-
13 август 2022 - 16:48Апаста узган “Тоннель” операциясендә куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә беркетмәләр төзелгән 12 августта иртәнге 6.00-8.00 сәгатьләр аралыгында Казан –Ульян юлының 77 чакрымында “Тоннель” операциясе узды.12100
-
13 август 2022 - 16:40Апаста “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә Әлеге акциягә кушылучы коллективлар арта бара.13700
-
13 август 2022 - 03:00Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ Резеда Әхмәдуллина рецепты. «Әлеге рецепт буенча күпме ясасам да, Яңа елга кадәр бетә», — ди ул.18100
-
13 август 2022 - 01:00Көзне бүгеннән кайгыртасы. Битлекне салсак та, тынычланырга иртәрәк Белгечләр көз көне коронавирус белән авыручылар саны кабат артачак, дип фаразлый. Өстәвенә көзен елның-елында грипп та баш калкыта. Табиблар бу чирләргә бирешмәү ягын бүгеннән үк кайгырта башларга куша. Аларга каршы тору өчен иң нәтиҗәле чара дип вакцинацияне атый алар.13600
-
12 август 2022 - 23:00Кура җиләгеннән повидло Табада коймак чыжлатканда өстәл түренә бу повидло куелса, чәйләр аеруча тәмле була.13300
-
12 август 2022 - 18:00"Әти котырганда базга төшеп кача идек..." 34 яшьлек ир-егет авыр балачагы турында "ВКонтакте" социаль челтәрендә уртаклашкан.13000
-
12 август 2022 - 17:37Ябалак авылында яшәүче Сәлим ага Гәрәев 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады Хөрмәтле аксакалга котлау сүзләре юлланды, бүләкләр тапшырылды.18000
-
12 август 2022 - 17:03Районда югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны хөрмәтләделәр Физик культура хезмәткәрләре һәм спорт белән дус булган райондашлар бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.16700
-
12 август 2022 - 17:01Апасның дини тормышына зур өлеш керткән Рәшит хәзрәт Хөснетдинов олы юбилеен каршылады Апаста яшәүче Рәшит ага Хөснетдинов 75 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.26800
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
12 август 2022 - 09:52Районда физкультурачылар көне күңелле зарядкалардан башландыХезмәт коллективлары да бик теләп кушылды.15900
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килдеПрезидент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.62100
-
5 август 2022 - 08:26Районда мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшереләТөп игътибар биналарның төзеклегенә, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә, тирә-юнь чисталыгына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлегенә июнәлтелә.20200
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.36900
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.48800
-
11 август 2022 - 10:00Апаста яшьләр кавыша Апас егете Ранис Зыятдинов һәм Казан кызы Регина Камалетдинова яшьлек туйларын билгеләп үтте.105200
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде Президент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.62100
-
11 август 2022 - 11:00Татарстанның бер районында 5 000 баш дуңгызны юк итәчәкләр Шушы көннәрдә Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу афәт Югары Ослан районында да теркәлгән. Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге хәбәр иткәнчә, Сергей Пашковның крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә үлгән өч баш дуңгызның материал пробаларында шул авыру ачыкланган.34700
-
11 август 2022 - 19:00Кеше сүзе дип 8 ел түздем... Сул колак менә инде еллар буе юк-юк та гел кызыша – кемдер минем хакта ялган сөйли. Халык ырымнары шулай ди: уң колак кызышса – мактыйлар, сулы яна икән – ялган сөйлиләр.34500
-
10 август 2022 - 15:29Багышта яшәүче Гайнелҗиһан әби Нигъмәтҗанова Ил башлыгының котлау Хатын алды Акъәби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.33700
-
10 август 2022 - 04:55Бүген Татарстанда 33 градус эссе булачак 10 август көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.30600
-
11 август 2022 - 08:00Камилә Вәлиева тапшырулар алып бара Каратун урта мәктәбенең 9 нчы сыйный укучысы Камилә Вәлиева, билингваль балалар «Белем радиосы» алып баручысы буларак, беренче тапшыруларын яздырды.30100
-
12 август 2022 - 13:00Баш-аягым белән өйләнгән иргә гашыйк булдым Эштәге бер ир-егеткә гашыйк булдым. Һәр яңа көн минем өчен сынау. Аның белән дә, аннан башка да булмый. Ул өйләнгән. Менә шул мине андый-мондый гамәлдән тыя да инде. Дөрес, эштә уен-көлке белән төрлесен сөйләшәбез, ләкин аннан ары кергән юк.30000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика