Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Дарумы? Акчамы?

    Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар көннәр көзгә авыша башлагач, акча сайларгамы, соцпакет сайларгамы дигән сорау алдында кала. Ә вакыт бигрәк тиз үтә, 1 октябрьдән соң теләсәң дә карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак. Күпләр ташламага дару...

    Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар көннәр көзгә авыша башлагач, акча сайларгамы, соцпакет сайларгамы дигән сорау алдында кала.

    Ә вакыт бигрәк тиз үтә, 1 октябрьдән соң теләсәң дә карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак. Күпләр ташламага дару алуның мәшәкатьле булуыннан зарлансалар да, ул бит бушка алу. Айлык пенсияңне чыгарып бирү түгел.

    - Без үзебездә исәптә торучы һәр авыруның ихтыяҗын яхшы беләбез. Дарусыз бер сәгать тора алмаучылар бар бит, беренче чиратта аларга игътибар бирәбез. Бронхиаль астма, психик тайпылышы булучыларга, шикәр авыруы, онкология белән авыручыларга даруларга өзеклек юк. "Диабетон" (шикәр авыруыннан) элек чит илдән кайта иде, хәзер аны үзебезнең илдә җитештерәләр. Тәэсир итү көче берүк. Соңгы вакытта үзебезнең илдә җитештерелгән даруларга игътибар артты. Кайбер райондашлар акчага кызыгып дарудан баш тарталар. Авырый башлагач кына алыштырырга, кыйммәтле дарулар алырга телиләр. Һәр эшнең тәртибе бар бит. Соцпакеттан һич кенә дә баш тартырга ярамый, иртәгә генә түгел, бер сәгатьтән соң үзебез белән нәрсә буласын беребез дә белми, - ди даруханә мөдире Люция Носова.

    Дарулар өчен бүгенге көндә 766 сум 55 тиен акча каралган. Дәвалану һәм юл бәяләре белән бергә 995 сум 23 тиен түләнә.

    Район үзәк хастаханәсендә дә социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар белән даими аңлату эшләре алып барыла. Чөнки биредә бу категория авырулар белән табиблар һәр көн очрашып торалар, һәркайсының хәлен аңлап, киңәшләрен бирәләр. Пенсия бүлеге белән дә даими элемтәдә алар. Шәфкать туташлары авыруларга аңлату эшләре алып бару өчен биредә кизү торалар.

    - Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авыру дару алырга карар итә икән, ул 1 октябрьгә кадәр пенсия бүлегенә барып гариза язарга тиеш. Вакыт бар әле дип сузарга түгел, көннәрнең тиз үткәнен сизми дә каласың. Әлегә кадәр дару алган авыруларга анда барып йөрергә кирәк түгел. Без ветераннар оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. "Түгәрәк өстәл"ләр оештырабыз. Сөйләшүләребез нәтиҗәсез түгел, халык хәзер соцпакетның файдасын яхшырак аңлый, - ди үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Николай Карабанов.

    Тиешле нәтиҗәне һәркем үзе ясасын иде. Акча булгач, барысын да алып була, дип уйлаучылар да ялгышалар. Акча тиз "шуа" шул, бүген бар, иртәгә юк ул. Ә дару алырга карар итсәң, күпкә отышлырак. Ә сез ничек уйлыйсыз?

    Гөлзада Гатауллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: