Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Декабрь аенда җылылык өчен түләүләр артуының сәбәбе нидә?

    Татарстан Президенты торак-коммуналь хезмәтләр өчен җибәрелгән кәгазьләр буенча халык белән аңлашырга чакыра.

    (16 гыйнвар, “Апастово-информ”).


    Декабрь ае өчен торакны җылытуга түләүләр шактый күтәренке булуын әйтәләр татарстанлылар. Һәр очрак буенча халык белән яхшылап аңлашырга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге киңәшмәдә шулай дип белдерде.
    “Тиешле аңлату эшләре алып барырга кирәк. Хаталар киткән булса - төзәтергә”, - диде Миңнеханов.
    Президент билгеләп үткәнчә, декабрь ае салкын килде. Шул нәтиҗәдә җылылык куллану артты.
    “Татэнерго” башлыгы Рәүзил Хаҗиев оешмада кайнар линия ачылганын әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: