Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләки фермасында Атказанган сыер савучы эшли

43 еллык хезмәт Атказанган исеме белән бәяләнде Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсендә утыз ел сыер савучы булып эшләүче Елена Бәширова шушы көннәрдә Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә лаек булды. Янгелде авылында туып-үскән кыз Дәүләки авылына килен булып төшә. Шушы көннән башлап сыер савучы булып эшли башлый. Тормыш иптәше Рәшит белән иңгә-иңне куеп...

43 еллык хезмәт Атказанган исеме белән бәяләнде

Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсендә утыз ел сыер савучы булып эшләүче Елена Бәширова шушы көннәрдә Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә лаек булды.

Янгелде авылында туып-үскән кыз Дәүләки авылына килен булып төшә. Шушы көннән башлап сыер савучы булып эшли башлый. Тормыш иптәше Рәшит белән иңгә-иңне куеп тормыш арбасын тарталар. Елена ханым бик уңган, җитез. Аның эшләвенә күз иярми. Кай арада ашарга салып чыга да, кай арада саву аппаратын куйган була. Үзе эшли, үзе сөйли.

- Беренче эшли башлаган елларга караганда хәзер җиңелрәк инде. Фуражны, азыкны техника кертә, сөтне дә чиләк белән ташымыйбыз, трубалардан ага. Кырык өч сыер савам. Дәрәҗәле исем алуым да көнне-төнгә ялгап эшләвем нәтиҗәсе. Иптәшем Рәшит белән иртән дүрттә торып басабыз, өйдәгесен карап малкайлар янына ашыгабыз. Бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып, улыбызның матур тормышына, ике оныгыбыз шатлыгына сөенеп яшибез. Хезмәтемне, тырышлыгымны күреп бәяләүче җитәкчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, - ди атказанган сыер савучы. Дәүләки фермасында тугыз сыер савучы арасыннан Елена Бәширова иң өлкәне, иң яшь сыер савучы - Алсу Яруллина. Коллектив бик дус, тату эшли. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Ферма мөдире Тамара Кошкина һәрберсенең эшен күзәтеп, киңәшләрен биреп, ярдәмләшеп йөри.

- Дәүләкигә бер генә айга сыер савучы булып килгән җирдән төпләнеп калдым. Унбиш ел узганын сизми дә калганмын, сыер савучы, аннан учетчик булып эшләдем, инде менә ферма мөдире булдым. Иптәшем Радик та биредә оператор булып эшли. Һәрбер хезмәткәр эшен җиренә җиткереп, тырышып башкара. Җәйге лагерьдан сыерларны алып кайтып урнаштырдык. Бүгенге көндә 332 савым сыерыбыз бар, көнгә өч тонна сөт савабыз, бер сыердан 10,6 килограмм була. Барыбыз өчен дә иң мөһиме - сәламәтлек, ил-көннәребез тыныч булсын иде, - ди Тамара ханым. Шулай ук ирле-хатынлы Рәмис белән Әлфинур Низамиевлар, Эльмира Кушебаева , Гүзәлия Хәмидуллина, Роза Садретдинова, Энҗе Аюпова, Людмила Ярушевалар үз эшләрен яратып, җаваплылык белән башкаралар.

- Безнең коллективтан атказанган исеменә лаек булган Лена апаны бик хөрмәт итәбез. Фермага эшкә килгәч тә ул безне өйрәтте, күп нәрсәне аннан үрнәк итеп алдык. Аның белән горурланабыз. Сәламәтлек, тигезлек телибез аңа. Шулай дус-тату коллективыбызда бергә эшләсәк иде, - диләр сыер савучылар. Эш арасында республика, район яңалыклары белән танышырга да өлгерәләр әле. "Йолдыз" газетасын да яратып укыйлар.

- Бәясе артты дип тормыйбыз, язылабыз. Районыбыз алдынгылары, хезмәт кешеләре турында яратып укыйбыз. Рәхмәт сезгә, - дип озатып калдылар Дәүләкинең уңган, булган сыер савучылары.

Гүзәл Хилавиева.

Айрат Аминов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев