Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Дәүләкидә җыелыш булды

    Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбендә 12 гыйнвар көнне 9 сыйныфта ата-аналар җыелышы булды. Анда рус теленнән һәм математикадан район күләм һәм мәктәптә үткәрелгән тестларга анализ ясалды, БДИ әзерлек ничек алып барылуы хакында сөйләнде, имтиханнарны яхшы билгелергә бирергә дигән максат куелды. Районкүләм коррупциягә каршы үткәрелгән конкурста Дәүләки төп гомуми белем...

    Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбендә 12 гыйнвар көнне 9 сыйныфта ата-аналар җыелышы булды. Анда рус теленнән һәм математикадан район күләм һәм мәктәптә үткәрелгән тестларга анализ ясалды, БДИ әзерлек ничек алып барылуы хакында сөйләнде, имтиханнарны яхшы билгелергә бирергә дигән максат куелды.

    Районкүләм коррупциягә каршы үткәрелгән конкурста Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гәрәева Сиринә "Минем коррупциясез дәүләттә яшисе килә"дигән темага язган сочиненияләр конкурсында 2 урын (җитәкчесе Сабирова Т.Г.), шушы ук юнәлештә "Бергәләп коррупцияне җиңәрбез" дигән темага булган рәсемнәр конкурсында 2 урынны яулады (җитәкчесе Хәҗиева Г.Ф.)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: