Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Дәүләт ярдәме ипле булды

    Россия Хөкүмәте Карары нигезендә, пандемия сәбәпле, зыян күргән кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм оештырылды.

    (4 август, “Апастово-информ”).


    Районыбызда да кайбер предприятиеләр, коронавирус пандемиясе аркасында, сизелерлек зыян күрделәр.
    “Безнең районда 573 кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиесе бар. Шуның 108е - юридик зат, 455е - шәхси эшмәкәр. 159 кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиесе аеруча зыян күрүчеләр исемлегенә керде. Аларның 12се - юридик зат, 147се - шәхси эшмәкәр. Шуларның 95 проценты апрель һәм май айларында һәр эшләүчегә исәпләгәндә, 12130ар сум акчалата ярдәм алды”, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамиль Гафаров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: