Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Туманов район башлыгы Рәшид Заһидуллинга “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивален югары дәрәҗәдә оештырырга, талантлы балаларга сәхнә яуларга ярдәм иткәне өчен Диплом һәм Кубок тапшырды

Республика буенча XIX Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивале үз эшен башлап җибәрде. Районга фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов килде. Мәртәбәле республика кунагы район башлыгы Рәшид Заһидуллинга “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивален югары дәрәҗәдә оештырырга, талантлы балаларга сәхнә яуларга ярдәм иткәне өчен Диплом һәм Кубок тапшырды.

XVIII Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивалендә миллионлаган талантлы бала чыгыш ясады. Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада иң актив 32 район башлыгы Кубок һәм Диплом белән бүләкләнә. Әлеге зур бүләкне тапшырырга дип килдем. Рәшид Заһидуллин талантлы балаларны сәхнәгә чыгаруда, авылларда төрле милләткә хас булган мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда бик зур ярдәм күрсәтә. Иртәнге биштән торып Апас районына килеп төшсәм, зур экранда балалар җырлыйлар, бииләр. Күңелләр күтәрелеп, җырлыйсы килеп китте. Чыннан да балалар, укытучылар, тәрбиячеләр өчен биредә мөмкинлекләр чиксез, бары тик тырышып эшләргә генә кирәк. 2019 нчы елда фестиваль Татарстаныбызның 25 еллыгына багышлана. Республикабыз, туган җиребезнең гүзәллеген чагылдырган чыгышлар булачак, - диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Соңыннан ул барлык урынбасарлар, фестивальне уздыруда җаваплы җитәкчеләр белән очрашты. Быелгы фестивальгә карата таләпләр, киенү рәвешләре нинди булырга тиешлеге белән таныштырды. Кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Район буенча XVIII Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең сайлап алу турлары 4 зонада-Олы Бакырчы, Каратун, Апас, Әлмәндәр мәдәният йортларында 12нче февральдән башланып китә. Балалар “Вокал-соло”, “Конферанс”, “Хореография”, “Вокал-ансамбль” номинацияләрендә чыгыш ясаячак. Район мәдәният йортында гала-концертта иң-иңнәре дип табылучылар зонага юл ала. Барлык балаларга да уңышлар телибез!

Гүзәл Хилавиева

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев