Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Дүрт яшьлек Рәшит азан әйтеп, очрашуга ямь өстәгән

    Карамасар мәчетендә абыстайлар очрашкан.

    (6 март, “Апастово-информ”). 


    Очрашуга Сатламыш, Акхуҗа, Мөшки авыллары абыстайлары килгән. Җомга намазыннан соң, абыстайлар чәй табыны артында бүгенге көндә аеруча актуаль булган татар телен саклау турында сөйләшкәннәр. Балаларга һәм яшьләргә гореф-гадәтләргә, Коръән сурәләренә, хәдисләргә таянып әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, дини йолаларны үтәү турында әңгәмә корганнар. Дүрт яшьлек Рәшит моңлы азан әйтеп, сурәләр укып, очрашуга ямь өстәгән. Мәчет имамы матур вәгазьләре белән башлап җибәргән. Очрашуда мөслимәләр берлегеннән Венера Сәгъдиева, Гөлчәчәк Төхвәтуллина, Раилә Салавиева да эчтәлекле вәгазьләре белән уйландырырга мәҗбүр иткәннәр, очрашуга килүчеләргә киңәш-нәсыйхәтләрен биргәннәр. Карамасар авылы мөслимәләре туган тел, иман турында үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыганнар. Бу хакта мөслимәләр берлегеннән хәбәр иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: