Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урам исемнәрен беләсезме?

Апас үсә, зурая. Әле узган гасырның урталарында гына Апасны "читән шәһәре" дип йөрткәннәр. Йортларны нәзек бүрәнә, яисә балчык саманнан салганнар, ә тирәләре читән (казыкка тал агачы үреп ясалган койма, тирәлек) белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә "читән шәһәре" исеме өлкән буын кешеләренең хәтерендә калган. Апасның исеме килеп чыкканына берничә әйтем...

Апас үсә, зурая. Әле узган гасырның урталарында гына Апасны "читән шәһәре" дип йөрткәннәр. Йортларны нәзек бүрәнә, яисә балчык саманнан салганнар, ә тирәләре читән (казыкка тал агачы үреп ясалган койма, тирәлек) белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә "читән шәһәре" исеме өлкән буын кешеләренең хәтерендә калган.

Апасның исеме килеп чыкканына берничә әйтем бар: 17 гасырда авыл Зөя елгасы тирәсендә, күл буенда булган. Әмма юлбасарлар һөҗүменнән анда яшәүчеләр ярсып, зирәк кенә акыллы Габбас исемле карт (Аббас, Аппас - Апас) хәзерге урынга килеп төпләнгән, ди имеш. Ә икенче варианты - ул Иске Әнәле белән бәйле һәм тарихта моңа бәйле вакыйганың датасы 1647 ел белән билгеле. Әмма бу тирәдәге һәм хәзер урында яшәүчеләр көнкүреше тарихта элегрәк тә билгеле булган. Әйтик Колгына авылы кабер ташлары (1380 елларга карый). Рәсми документларга караган Колсәет авылы белән бәйләнеше әле узган гасырның 20 елларында да билгеле була.

1920 елларда 385 хуҗалык исәпләнгән. 1920нче елга кадәр Апас Тәтеш өязе, Ильин-Шогаты волостена керә, 1917 елдан Буа контонына, ә 10 август 1930 елда район үзәге итеп төзелә. 1963 елның 1 февраленнән Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан яңадан Апас район үзәге була. 1782 елда - 177 ир кеше, 1920 елда - 2316, 2011 елда - 5244 кеше яши. Менә бу кешеләр тарихи яктан төрле вакыйгалар, шәхесләр исеме бирелгән урамнарда яшиләр.

Апасның иң беренче урамнарыннан берсе - Табар урамы була. Билгеле ки, урам шул исемдәге елга буена урнашканлык белән йөртелә. Хәзер бу урам Тукай урамы дип йөртелә. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәр кешегә дә таныш. Бу аның исемен мәңгеләштерү максатыннан кушылган. Матбугатта билгеле булганча исемнең үзгәрүе Тукайның тууына 50 ел хөрмәтеннән 1936 елларда булуы ихтимал, я булмаса Тукайның искә алу көннәрендә (үлгәненә 5 ел) 1932 елларда булырга мөмкин дигән фикерләр бар. Тукай урамында хәзер 80нән артык хуҗалык исәпләнә.

Ленин урамын элек Олы урам дип йөрткәннәр. Аның төзелүе Апас үзе төзелә башлаган вакыт белән бәйле. Ленин - ул революционер, Владимир Ильич Ульяновның партия кушаматы. Аны күпчелек очракта Владимир Ильич Ленин дип тә йөрткәннәр. Бу исем Ленинның исемен мәңгеләштерү максатыннан кушылган. Ленин үзе 1870-1924 елларда яшәгән. Шуңа күрә партия органнары тәкъдиме белән я тууына, я үлүенә түгәрәк даталар булгач исемнәр бирелә. Мисал өчен, Борнаш колхозына (ул вакытта бер авылда 3-4 бригада була) - Ленин исеме бирелә. Һәм күп кенә авылларда, шул исәптән Апаста да бер урам Совет чорының бөек "юлбашчы" исеме белән йөртелә башлый. Апаста бу урам 1930-1934нче елларда бирелгәндер, дип искә ала Апаста яшәүче Зәки Галиуллин. Ленин урамында бүген 170ләп йорт бар. Тарихи истәлек булып сәүдәгәр Кадыйр Латыйпов йорты саклана. Анда бүген җәмәгать суды урнашкан. Бу урамда шулай ук татар халкының күренекле шәхесе, энциклопедист, галим Җамал Вәлиди яшәгән. Ул нигездә хәзер Сафин Мөхәммәтләр гаиләсе урнашкан.

Красноармейская урамы. Элек бу урам - Арткы урам дип аталган. Красноармеец (кызыл армияче) - популяр вакытта узган гасырның 18нче елында төзелә - Кызыл Армиянең төзелү көне - 23 февраль - кызыл армиячеләр, соңрак Совет армиясе һәм кораллы көчләр, хәзер Ватанны саклаучылар көне. Бу 1918 ел. Апаста бу урам соңрак 30нчы елларда бирелә, нәкъ менә шул елларда хәрби комиссариат барлыкка килә. Бүген бу урамда 110нан артык йорт исәпләнә. Мәктәп, больница, аптека, балалар бакчасы, музей һәм башка оешма-учреждениеләр урнашкан.

Кооператив урамы - халык телендә Райсоюз урамы, соңрак мәчет урамы дигән исеме дә бар. 1930нчы елларда сәүдә кооперацияләре оеша, аның конторасы һәм күпләгән складлар да бу урамда була. Бу складларны Болынбалыкчыда кирпеч суккан төзүче Ибәт карт узган гасыр башларында (1908 ел) төзи. Шуларны искә алып районның беренче кооператорлары Гафаров Шәйхи, Шиһапов Җамал, Хәйруллин Сәмигълар тарафыннан тәкъдим ителгән дигән сүзләр бар. Райсоюз складлары урынында хәзер "Юлдаш" оешмасы төзелеш өчен блоклар суга һәм сәүдә итә, бер өлешендә Апас базары төзелде. Халык телендә "аракы кибете" дигән бина бар. Бу бина да 20нче гасыр башында төзелгән. Шунысы да мәгълүм, Кооператив урамында узган гасыр урталарына кадәр, көзге ярминкәләр булган. Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү уңаеннан авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән. Тирәлектә терлек, аларга азык сату да оештырылган. Шул максаттан бу урам киң итеп, иркен итеп төзелгән.

Апастан Каратун ягына чыгып, юл тотканда күпер читтеннән сулга таба Подгорная урамы урнашкан. Халык телендә аны Калкама диләр, чөнки ул урамның йортлары тау итәгенең калкулык өлешендә төзелгән. Урам исемен кушканда тау итәге истә тотып кушылган. Гадәттә урам исемнәре беренче йортка нигез салганда, аның адресын шуңа нисбәтләп проектларын һ.б. рәсми мәшәкатьләрне истә тотканда бирелә. Йортлар узган гасырның 40-50нче елларында төзелә, хәзер бу урамда 50гә якын йорт исәпләнә.

Апасның Табар елгасы буйлап 3-4 урам башына төзелгән урам башларына аркылы, я берникадәр авышлык белән урамнар, тыкырыклар барлыкка килә. Шундыйларның берсе - Юрий Гагарин исемендәге урам. Ярым тыкырык хәлендәге бу урам район үзәгендә Красноармейская һәм Ленин урамнарына аркылы урнашкан. Бу урамда кибетләр һәм оешмалар урын алган. Ю.А. Гагарин исеме - безгә дөньяда беренче галәмгә очучы косманавт буларак билгеле. Ул бу батырлыгын 1961нче елның 12 апрелендә күрсәтте. Шуннан бирле бу көн СССР һәм Россиядә Косманавтика көне итеп билгеләп үтелә. Илнең бу батырына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Үзе һәлак булгач, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, оешма-предприятияләр, шәһәр, авыл урамнарына шул исәптән Апасның бер урамына да Ю.А. Гагарин исеме бирелә.

Апасның төп генераль планы булу турында мәгълүматлар юк. Әмма Апас районы башкарма комитетының төзелеш бүлегендә эшләүче архитекторларны төзәтмә-күрсәтмәләре белән төзелә Апас. 3 төп урамның Табар елгасының өске агымында берничә параллель урамнары төзелә, шундыйларның берсе Киров урамы (Сергей Миронович Киров). Аның халык телендә Кызыл Колшыт яки Аркылы урам дип аталганы билгеле. Сергей Миронович Киров (үз фамилиясе Костриков) 1886 елның 15 мартында хәзерге Киров өлкәсенең Уржум район үзәгендә туа. 1897-1901 елларда Уржум шәһәр һөнәр училищесында, аннан соң Казанда механика техникумында белем ала (безнең якларда аның исемен мәңгеләштерү Казанда булуы белән дә бәйледер, автор) аннан Гомскийда сызымчы булып эшли. 1906 елда әлегә булмаган типография оештыра, партия эшләренә булыша. Хөкемгә тартыла. 1909 елда Владикавказга китә. 1909-1917 елларда мондагы "Терек" газетасы белән хезмәттәшлек итә. Киров дигән псевдоним белән мәкаләләр яза. Бөтенроссия Советының II съездына делегат булып сайлана. Азербайджанда Үзәк комитет секретаре (1921 ел). 1925 елда Ленинградка килә. Ленинград опозициясенә көрәш оештыра. И. Сталин тәкъдиме белән Ленинград губком секретаре итеп билгеләнә. 1930 елдан политбюро члены, 1934 елдан секретарь һәм ВКП (б) үзәк комитеты оештыру бюросы члены. 1934 елның 1 декабрендә Смольный бинасында Леонид Николаев тарафыннан үтерелә. Кировның эше берничә мәртәбә карала, әмма буталчыклык белән акланмый. И. Сталин йогынтысы булган дигән фикер дә бар. Н. Хрущев беренче мәртәбә 1956 елда ул аны аклауга омтыла. С.М.Кировның исеме Совет халкы өчен көрәшүче герой сәясәтче булып кала һәм исеме торак пунктларга, аларның урамнарына Киров исеме бирү белән мәңгеләштерелә.

Киров урамына параллель булып Һади Такташ урамы төзелә. Татар халкының бөек шәхесләренең - язучы, галим, сәясәтченең исемен кушу 60-70нче елларда бик популяр була. Апасның территориаль үсеше көннән-көн сизелә. 2-3 катлы йортлар да күренә башлый. Алар турында соңрак. Һади Такташ (Мөхәммәтхадый Хәйрулла улы Такташев). 1901нче елның 1 январенда хәзерге Мордовия республикасы Сыркыды авылында туа. 1911-1913нче елларда туганнары тарафыннан белем ала, мәдрәсәдә укый. Аннан Урта Азиягә юл тота. Вакытлы матбугатта эшли, шигырләре бастырыла. 1918 нче елда туган якка кайта укыта, 1919 елда Оренбургка китә. 1921 нче елда яңадан Ташкентта, анда "Белем йорты" дигән журналның җаваплы секретаре булып эшли. 1922 ел җәендә Мәскәүдә яши һәм берничә айдан Казанга килә. "Җир уллары трагедиясе", "Таң кызы", "Урман кызы" һәм башка әсәрләре туа. "Чаян", "Сөембикә" журналларында эшли. Сөембикә журналында баш редактор булып Борнаш авылы кызы Гөлчирә Бикмурзина - Гафурова эшли. Бергә бик күп язмалар һәм мәкаләләр иҗат итәләр. Һади Такташның рәсми булмаган мәгълүматлар нигезендә, Гөлчирә Бикмурзина-Гафуровага эчке кичерешләре белән битараф булмаганлыгы билгеле. "Мәхәббәт тәүбәсе", "Киләчәккә хатлар", "Мокамай", "Гасырлар һәм минутлар" һәм башка бик күп әсәрләре дөнья күрә. Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә вафат була, Казанда М. Горький исемендәге ял паркы янәшәсендәге зиратка күмелә. Менә шундый легендар исемнең Апас авылындагы урамга исеме бирелү бик тә урынлы.

Табар елгасының Апастагы югары агымында рельеф төзелешенә яраклашып берничә урам билгеле. Октябрьнең 70 еллыгы урамы (ул. 70 лет Октября) чагыштырмача яшь урам. Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 70 еллыгы уңаеннан бирелә. Бу 1987нче ел була. Аннан соң бу тирәдә кайбер оешмалар (СУС - 0505, Семтрав, УРСЖ һ.б.) барлыкка килеп хезмәткәрләргә йортлар төзелә.

Бу бәйрәм коммунистлар партиясе чорында иң зур итеп үткәрелгән соңгы бәйрәм булды. Апаста бу бәйрәм истәлеге итеп "Октябрьнең 70 еллыгы" исемендәге урам саклана. Бу урамда 60тан артык йорт бар.

Апас авылы башында Кирпеч заводы төзелү апаслылар тарихында аерым бер урын алып тора. Шул кирпеч заводы шул тирәдәге урам төзелеше Заводская (Завод) исеме белән билгеләнә. 70 елларда төзелгән бу завод үз җирлегендәге балчык белән кирпеч суга (якынча 200 мең данә ел буена). Сугылган барлык кирпечләр Апас халкын канәгатьләндермәсә дә яңа бина, йортлар төзелешенә этәргеч ясый. Кирпеч заводы тирәсендә йортлар, бараклар төзелә һәм бу урамны Завод урамы (улица Заводская) дип йөртә башлыйлар. Бу урам тирәсенә СУС-0505 ярымхәрби телефон элемтәсе үзәге төзелә. Аның җир астындагы төзелеше шулай ук, зур заводны хәтерләтә.

Апасның югары башында Фәхри Насретдинов урамы бар. Ул "Жилстрой" дип аталган оешманың ишегалдына туры килә. Әлеге ул урамда 2 генә йорт санала. Фәхри Хөсәен улы Насретдинов Апас районы Шәмбалыкчы авылында 1911 елның 23 октябрендә туган. Ул бөек сәнгать кешесе, опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Аның хезмәтләре күренешле була. Опера сәнгатенә керткән хезмәтләре өчен аңа Татарстанның һәм Россиянең халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, туган авылы Шәмбалыкчыда аның музее бар. Ә бу урамга исем аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, 90 еллыгын билгеләгән тантанада - 2001нче елда бирелде.

Апасның Ленин, Кооператив, Красноармейская урамнарын аркылы кисеп әйләнечтән автомобиль юлы ясала. Авылның югары башта урамнар шактый киң урнашканлык белән урам арасында яңа тыкрыклар барлыкка килә. Тора-бара бу тыкрыклар урамнарга әверелә. Бер-берсенә параллель булган урамнарның берсенә - Поперечная (Аркылы), ә икенчесенә Солнечная (Кояшлы) дип исемнәр бирелә. Җирле сөйләмгә таянып исем бирелгән бу урамнардан дистәләрчә матур йортлар салынды.

Апаста төзү оешмалары барлыкка килү дә, урам исемлеген арттыруга этәргеч ясый. Халык телендә ПМК-972 (соңрак СПМК аннан ЗАО "Апасстройсервис"), ПМК-14 (соңрак ООО ПМК-"Мелиорация", ООО "Строймаркет") оешмалары барлыкка килү кешеләргә яңа хезмәт урыннарын табарга һәм аларга йортлар, күпкатлы йортлар төзергә мөмкинлек бирә башлый. Кызылармеец (Красноармейская) урамына параллель булып төзелгән йортлы урамга Строительная (Төзүчеләр) исем бирелә. 70нче елларда 2-3 катлы йортлар урамына Яшьләр (Молодежная) дигән исем бирелә. Әлбәттә яшь белгечләр, эшчеләр төпләнүе моңа нигез булып тора. ПМК (передвижная механизированная колонна) монда үз өлешен кертә. ПМК-14 Каратунда 1960нчы елларда оешкан МСО тармагы булып торф ятмалары әзерләү өчен оештырыла, ә соңрак сугару җайланмаларын эшләтү өчен җайлаша, бик нык таза база булдырыла, ә ПМК-972 Буада оешкан ПМК-326ның хозрасчет участогы булып 1971нче елда оеша... Аннан мөстәкыйль төзү оешмасы була.

ПМК-14 сугару эше белән шөгыльләнгәнлектән Апаста яңа - Мелиораторлар урамы барлыкка килүгә йогынты ясый. Бу оешманың базасы тирәсендә урнашкан йортларның күбесе әлеге оешма ярдәмендә төзелә.

Апаста авыл профессиональ техник училище төзелү (кыскартылып русча-СПТУ-96, соңрак СПТУ-92, аннан ПУ-92, лицей, хәзер аграр көллият) район үзәгенең социаль йөзен нык үзгәртте. 1975 елларда ярым хәрәбә, ярым таркалган биналарда оешып, эшчәнлек иткән уку йортына яңа бина төзелә башлый. Апасны әйләнечтән ясалган юлының икенче ягында, япан кырда төзелгән бу бинага адрес кирәк була. Күп уйлап тормыйча аңа Шоссейная (Шоссе) дигән исем бирелә. (Күтәрелгән шоссе юл янәшәсендә булу әлеге исемгә этәргеч ясагандыр инде). Хәзер бу урам төрле оешма конторалары һәм торак йортлар белән тулылана.

Училище хуҗалык юлы белән үз белгечләренә йортлар төзү белән шөгыльләнә һәм яңа урам барлыкка килә. Ул урам Апасның үзәгеннән читтәрәк, кырда төзелү белән, аңа Полевая (Кырчылык, Кыр яки Басу) урамы исеме бирелә.

Дәвамы бар.

Материалларны Туган якны өйрәнү музеенда Рәмис Ногманов туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей тарих урам исеме Апас тарихы