Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Эксперт: Россия сайлау комитетларына Конституция буенча сайлауларда саклану маскалары таратырга дигән тәкъдим ясалды

    Коронавирус шаукымы илебезнең Төп законына төзәтмәләр буенча сайлау тәртибенә берникадәр үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте.

    (25 март, "Татар-информ").


    Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау тәртибе берникадәр үзгәрешләр кичерәчәк. Бу коронавирус Соvid – 19 шаукымы шартларында гражданнар куркынычсызлыгы өчен кирәк булачак. Шуңа күрә, региональ сайлау комиссияләренә дезинфекция чаралары һәм медицина маскалары булдырырга киңәш иттеләр. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына җәмгыять эшлеклесе, кеше хокукларын яклау буенча Совет әгъзасы Александр Брод хәбәр итте.
    “Алдан сайлау срогы өч көннән җиде көнгә кадәр арттырыла. “Мобиль сайлаучы” программасы кулланылачак, сайлауга килә алмаучы, җитди сәбәпләре булучылар өчен өйдә генә сайлау мөмкинлеге булачак. Мәскәүдә сайлаулар электрон рәвештә оештырылачак. Региональ сайлау комитетларына медицина маскалары һәм дезинфекция чаралары булдырырга киңәш ителә”. – дип билгеләп үтте эксперт.
    Башка илләрдә сайлаулар, эпидемиологик хәлнең катлаулануына карамастан, план буенча уза: 29 февральдә Словакиядә, 2 мартта – Израильдә парламент сайлаулары, 15 мартта – Франциядә муниципаль сайлауларының беренче этабы тыныч үтте.
    “Франциядә яңа гына узган муниципаль сайлаулар вакытында барлык саклану чаралары күрелде. Сайлауга килүче барлык кешегә медицина маскалары, авторучкаларны чистартып тору өчен салфеткалар таратылды”, - дип ассызыклады Александр Борд.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: