Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Ел укытучысы – 2015” бәйгесенең зона турларында Апас данын яклап биш укытучы катнашачак

    Кичә "Ел укытучысы - 2015" бәйгесенең район туры узды. Биредә беренче турдан узган 12 укытучы катнашты. Оркыя Каюмова (Каратун), Алсу Җаббарова (Каратун), Рания Гомәрова (Апас), Әнисә Салаватуллина (Апас), Чулпан Галәветдинова (Дәвеш), Илшат Вәлиуллин (Азбаба), Энҗе Мөбәрәкшина (Азбаба), Минзифа Ибраһимова (Кызыл Тау), Зөлфия Сөләйманова (Биеш), Миләүшә Хафизова (Бакырчы), Гөлназ Шәйдуллина (Морзалар),...

    Кичә "Ел укытучысы - 2015" бәйгесенең район туры узды. Биредә беренче турдан узган 12 укытучы катнашты. Оркыя Каюмова (Каратун), Алсу Җаббарова (Каратун), Рания Гомәрова (Апас), Әнисә Салаватуллина (Апас), Чулпан Галәветдинова (Дәвеш), Илшат Вәлиуллин (Азбаба), Энҗе Мөбәрәкшина (Азбаба), Минзифа Ибраһимова (Кызыл Тау), Зөлфия Сөләйманова (Биеш), Миләүшә Хафизова (Бакырчы), Гөлназ Шәйдуллина (Морзалар), Эльмира Гыйбасова (Кабык Күпер) бәйгенең барлык шартларын үтәп ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Бәйге иртәнге сәгать сигездән кичке тугызга кадәр бик киеренке барды. Укытучылар Апас урта мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, мастер-класслар күрсәттеләр. Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча иң күп балл җыйган биш укытучы - Оркыя Каюмова (Каратун), Рания Гомәрова (Апас), Илшат Вәлиуллин (Азбаба), Миләүшә Хафизова (Бакырчы), Гөлназ Шәйдуллина (Морзалар мәктәбе) зона бәйгесендә катнашачаклар. Барлык бәйгечеләргә дә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Тулырак язманы газетадан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: