Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Электрон хезмәт кенәгәләре гамәлгә керә

    2020 елның 1 гыйнварыннан электрон хезмәт кенәгәләренә күчү мөмкинлеге туды.

    (19 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



    Теләгән кеше кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәсенә өстенлек бирә ала. Бу эш ирекле һәм кешенең ризалыгы буенча эшләнә. Бары тик, 2021 елда эшкә урнашучыларның мәгълүматлары электрон вариантта гына алып барылачак. Кәгазь вариантны саклап калырга теләүче 2020 ел азагына кадәр эш белән тәэмин итүчегә язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу очракта кәгазь һәм электрон вариант та тәңгәл алып барыла. Әлеге хакта районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов белдерде.


    “Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре дә бар. Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълүматларны тиз һәм җайлы күрә. Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларда ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрелү вакытында күрелә. Эшкә дистанцион рәвештә урнашып була. Пенсия шәхси счетка тупланган мәгълүматлар буенча билгеләнә, өстәмә документлар белән дәлилләү зарурлыгы юк“, – диде җитәкче.


    Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълүматларны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы сайты аша, ахыргы хезмәт урыны, районның пенсия бүлекчәсе, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, язмача алырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: