Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Эш урыны җайлы, уңайлы булырга тиеш

    Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, республика хезмәтне саклау баш техник-инспекторы Ирина Андина район мәгариф, мәдәният, АПК профсоюзлары комитеты һәм җирле бүлекчәләр җитәкче-вәкилләре белән очраштылар һәм махсус семинар-укуларда катнаштылар. - Элеккечә эш урынын, хезмәткәрләрне аттестацияләү алымы гамәлдән чыгарыла. Аны быелдан башлап хуҗалыклар, оешма-предприятиеләрдә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү...

    Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, республика хезмәтне саклау баш техник-инспекторы Ирина Андина район мәгариф, мәдәният, АПК профсоюзлары комитеты һәм җирле бүлекчәләр җитәкче-вәкилләре белән очраштылар һәм махсус семинар-укуларда катнаштылар.

    - Элеккечә эш урынын, хезмәткәрләрне аттестацияләү алымы гамәлдән чыгарыла. Аны быелдан башлап хуҗалыклар, оешма-предприятиеләрдә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү (СОУТ) алыштырачак. Шул нигездә яңача эшләү эш бирүчеләргә һәм җирле профсоюзларга өстәмә бурычлар йөкли, - диделәр алар.

    Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова катнашты һәм чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: