Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Эшмәкәргә ярдәм янәшәдә генә

    Район эшмәкәрләре бизнеска ярдәм итү чаралары турында бушлай консультацияне урында ук ала алалар.

    (21 июль, “Апастово-информ”).


    Татарстан районнарындагы эшмәкәрләр районнан чыкмыйча гына, үзләренә нинди ярдәм каралганлыкны “Мой бизнес” үзәгенең региональ вәкилләреннән, үз районнарында ук алырга мөмкиннәр. Татарстан икътисад министрлыгына, эшмәкәрлеккә ярдәм фондына караган бу үзәк белгечләре бушлай профессиональ консультация бирәләр. Безнең Апас районында килеп туган сораулар белән “Мой бизнес” үзәгенең региональ вәкиле, район күпфункцияле үзәк белгече Феруза Фәйзуллинага 89274185000 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
    Райондагы белгечләр үз эшеңне ачу, финанс һәм бизнес планлаштыру, юридик мәсьәләләр, эшчеләр туплау, товарларны һәм хезмәт күрсәтүне сертификатлаштыру, микрозайм алу, белем күтәрү чараларында катнашу мәсьәләләре буенча консультация бирәләр. Иминиятләштерү взносларын түләү, “Мой налог” кушымтасын файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик һәм шәхси затлар белән килешүләр тәзү мәсьәләләре буенча региональ вәкилгә үзмәшгуль гражданнар да мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.
    Исегезгә тәшерәбез: Татарстан республикасында эшләп килүче ФАСТТРЕК. РФ. порталы аша каралган ярдәм чаралары турында күп мәгълүмат алып була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: