Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фатирда кайбер хайваннарны асраган өчен штраф түләтәчәкләр

Россия законында фатирларда асрарга ярамый торган хайваннар исемлеге китерелгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәрчесенә юрист Александр Хаминский сөйләп үткән.

  “Мондый хайваннарга юлбарыс, арыслан, леопард, ягуар, төрле еланнар, чаян, агулы үрмәкүчләр керә. Моннан тыш бу исемлектә гадәти төлке, бүре, селәүсен дә бар”, – дип сөйләп үткән белгеч.

  Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, законны бозган өчен ниндидер җәза каралмаган. Мондый хайваннар асраучыларны бары тик торактан файдалану кагыйдәләрен яки санитария-эпидемиология кагыйдәләрен санга сукмаган өчен генә җаваплылыкка тартырга мөмкин.

  Сүз уңаеннан, кичә Дәүләт Думасы йорт хайваннарын асрауга карата таләпләрне үтәмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф салу турында закон проектын кабул иткән. Хайваннарны рөхсәт ителмәгән урыннарда йөрткән өчен, шулай ук хуҗасы “дүрт аяклы дусты” артыннан җыештырмаган өчен, хәтәр этләрне муенчаксыз йөрткән өчен штрафка тарта башлаячаклар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/157093/
© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/beautiful-shot-african-leopard-with-blurred-background_10835484.htm#fromView=search&page=1&position=0&uuid=307ae0dd-724d-4a17-ae00-df731fc5577a

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев