Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фестиваль районда яңа талантлар ачты

"Җиңү салюты" фестивале иң-иң сәләтлеләрне 23 февраль - Ватан сакчылары көнендә Апас мәдәният йортына бер сәхнәгә җыйды. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блакодасы каһарманнары һәм солдат хезмәте бала хәсрәте китергән гаиләләр, барлык райондашлар хозурына бер сулышта ике сәгатьтән артык матур чыгышлар тәкъдим иттеләр. Җырчылар, гармунчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр...

"Җиңү салюты" фестивале иң-иң сәләтлеләрне 23 февраль - Ватан сакчылары көнендә Апас мәдәният йортына бер сәхнәгә җыйды. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блакодасы каһарманнары һәм солдат хезмәте бала хәсрәте китергән гаиләләр, барлык райондашлар хозурына бер сулышта ике сәгатьтән артык матур чыгышлар тәкъдим иттеләр. Җырчылар, гармунчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр - барысы да үзебезнеке иде һәм бик оста чыгыш ясады. Ә инде аеруча тырышлык куйган авыл җирлекләре Диплом һәм Сертификатларга лаек булды. I урынны - Чүрибураш, II урынны - Зур Күккүз, III урынны - Кызыл Тау авыл җирлекләре алды. Тамашачы мәхәббәтен Ишеево авыл җирлеге яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев