Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Фотога төшерсәләр- ул комиссия өчен төп дәлил

    Билгеле булганча, Татарстанда 1 апрель-31 майда чисталык икеайлыгына старт бирелде. Район административ комиссиясе җаваплы секретаре Ләйлә Сираҗева бу чарада һәркемне актив булырга чакыра. -Быел Татарстан экология министрлыгы аерым "Кайнар элемтә" линиясе булдырды. Санкцияләнмәгән җирләрдә чүп-чар түгүчеләр, законнар бозылуга тап булсагыз 8(84374)3-11-02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз,-ди ул. -Бу фактны фото-видеофиксация...

    Билгеле булганча, Татарстанда 1 апрель-31 майда чисталык икеайлыгына старт бирелде. Район административ комиссиясе җаваплы секретаре Ләйлә Сираҗева бу чарада һәркемне актив булырга чакыра.

    -Быел Татарстан экология министрлыгы аерым "Кайнар элемтә" линиясе булдырды. Санкцияләнмәгән җирләрдә чүп-чар түгүчеләр, законнар бозылуга тап булсагыз 8(84374)3-11-02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз,-ди ул. -Бу фактны фото-видеофиксация юлы белән дә җиткерү мөмкин. Фактлар расланса, акчалата бүләкләү тәртибе каралган. Чисталык икеайлыгында комиссия экология инспекторлары, хокук сакчылары белән бергә даими рейдларга чыгачак. Чисталык яратмаучыларга җитди административ санкцияләр-2-3,5 мең сумлык штрафлар каралган. Элеккечә беренче юлыга кисәтү ясау тәртибе 2014 елның 9 июненнән гамәлдән чыгарылды һәм кулланылмаячак.

    Чисталык үзеңнең өең каршыннан, бакчаң башыннан башлана. Кар эреп бетүгә кайсы гына авылга, урамга барып чыксаң да кышын күренмәгән әшәке өскә калка. Капка төбендәме ул, тыкрыктамы-күзгә ташланып, бу йортта ялкау, чисталык яратмаучы хуҗа яшәгәнне дәлилли бу шакшылык. Икеайлык иртә башланды, әле кар да эреп бетмәгән, кышы буе җыелган чүп-чарны язгы су агызып китәр әле дип кенә тынычланырга ярыймы соң? Ул бит авыл инешенә, аннан елгага төшә. Менә шуннан зарланышабыз инде-Апасыбызны, авылыбызны, табигатебезне чүп басты, дәүләт органнары нәрсә карый дип Интернетка сайтка куючылар, башка порталларга хәбәр салучылар гаепнең өлешчә үзләрендә үк булуын никтер башларына китермиләр. "Өмәләр еш үтә, чистарту өчен аның акчасы да каралгандыр, ул кая китә"-, дип сөйләнеп йөрүчеләр күбәя.

    Һәр авыл җирлегендә чүп-чар илтеп түгү өчен аерым билгеле урыннар бар. Районда 72 авыл исәпләнсә, алары да шул ук кадәр. Кайберәүләр шунда барып түгәргә дә иренә бит, ишегалды, бакчасыннан чыккан чүп-чарын ярты юлда ташлап кайтуны зур батырлыкка саный. Ә бәлкем кемдер үчләнәдер дә... Авыл эчләрендә, чүплекләр, Апас тавы өстендәге ТБО полигонында тәртип салу башлыча авыл җирлеге башлыгына йөкләнгән, әлбәттә. Анда тәртип булмаса, экологлар аларга вазифалы зат буларак, штрафын да мулдан "тамыза". Йорт тирәсендә тәртип булмаучыга да бар андый җәза. Былтыр, әйтик, нәкъ шул сәбәпле район административ комиссиясендә 50 гә якын кеше белән җитди аңлашу булып үтте. Быел да шулай булачак, комиссиянең күзе үткен, урынга барып төшерелгән фотодәлилләр штраф салу өчен төп нигез булып саналачак.

    Быел Татарстанда сулыклар тирәсен пөхтәләү буенча да зур эшләр башкарылачак. Районыбыздагы йөзләгән күл-инеш, елгалар ярларындагы санкциясез чүплекләрне чистарту буенча зур өмәләр, аерым чаралар үткәреләчәк, моны алдан белеп тору хәерле.

    Экологлар, "Чиста район" ширкәте санап чыгарганча, районда ел буена кеше эшчәнлегеннән соң кимендә 100 мең тонна чүп-чар тавы калка. Тиешле урынга илтеп түгелмәсә, эшкәртелмәсә үзебезне үк күмеп китәчәк ул. Шуңа да чисталык икеайлыгында һәркем актив катнашсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: