Апастово-информ
  • Рус Тат
  • АК КӘГАЗЬДӘЙ САБЫЙ КҮҢЕЛЕНӘ ЙӨРӘК ҖЫЛЫҢ БЕЛӘН КЕРӘСЕҢ

    Зөлфия Гайфуллина моннан 28 ел элек Апасның "Кояшкай" балалар бакчасына эшкә килә. Беренче көннән үк балаларны яратып, бар күңелен биреп эшли. Шул вакыт эчендә күпме балага тәрбия, наз, күңел җылысы өләшкән ул. Хәзер дә җиңнәре һәрчак сызганулы аның, бер генә дә эшсез утыруын, боек чагын очратмассың. Әле генә нәниләргә гимнастика...

    Зөлфия Гайфуллина моннан 28 ел элек Апасның "Кояшкай" балалар бакчасына эшкә килә. Беренче көннән үк балаларны яратып, бар күңелен биреп эшли. Шул вакыт эчендә күпме балага тәрбия, наз, күңел җылысы өләшкән ул. Хәзер дә җиңнәре һәрчак сызганулы аның, бер генә дә эшсез утыруын, боек чагын очратмассың. Әле генә нәниләргә гимнастика ясатса, ул да түгел әйләнә-тирә мохит белән таныштыра, кул эшләренә өйрәтә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен тө­шендерә. Ачык йөзле, уңган-булган булуы, гөл­ләр, чәчәкләр, чисталык яратуы белән дә Зөлфия коллективтагы һәр кешене һәм әти-әниләрне үзенә җәлеп итә. Ул үткәргән ачык дәресләр, оештырган чаралар иҗадилыгы, яңалыгы, кабатланмас булуы белән аерылып тора.

    Зөлфия тормышта үрнәк хатын, кайгыртучан әни, ягымлы сеңел, тугры дус, яхшы хезмәттәш була белә. Ихтирамлы һәм үзе дә барча кешегә игътибарлы булып яши юбиляр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: