Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Фәрит Мөхәммәтшин каләм әһелләрен котлады

    Бүген, 19 майда Татарстан Республикасы журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Гадәттәгечә, Матбугат көнендә район һәм республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Чарада Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да катнашты. - Хәзерге вакытта журналистиканың социаль...

    Бүген, 19 майда Татарстан Республикасы журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Гадәттәгечә, Матбугат көнендә район һәм республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Чарада Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да катнашты.

    - Хәзерге вакытта журналистиканың социаль юнәлешле булуы аеруча әһәмияткә ия. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без бүгенге вакыйгаларның тирән һәм урынлы яктыртылуын гына түгел, киң мәдәни-агарту максатының да үтәлешен көтәбез. Экстремистлыкны профилактикалау һәм җәмгыятьтә толерантлыкны ныгыту, туган илгә карата патриотизм, мәхәббәт тәрбияләү, гражданнарның бюрократик башбаштаклыкка, коррупциягә, милләтчелек һәм ксенофобия кебек тискәре күренешләргә каршы көрәштә берләшүе бүген аеруча мөһим. Шул ук вакытта медиа-киңлек, уңышлар белән беррәттән, җитешсезлекләр дә киң яктыртыла торган дискуссия мәйданчыгы булып калырга тиеш. Халыкта "Эшләмәгән - ялгышмый" дигән гыйбарә бар. Кеше белән дәүләтнең үзара бәйләнеш рәвеше булып торган "кире элемтә" җәмгыятьтәге җитди проблемаларны билгеләргә һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга ярдәм итә. Татарстан журналистларының җирле мәсьәләләрне яктыртуга иҗади якын килүен, югары профессионализмын, актив гражданлык позициясен, социаль җаваплылыгын аеруча билгеләп үтәсем килә. Үз чиратында, республиканың хакимият һәм идарә органнары медиа-җәмгыять белән ышанычлы диалог өчен һәрвакытта да ачык. Вакытлар белән сыналган конструктив партнерлык һәм хезмәттәшлек - барлык татарстанлылар мәнфәгатьләре өчен уртак уңышлы эшнең нигезе, - дип фикерләрен җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин котлау сүзендә.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: