Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак.
Шуңа да Татарстан коткаручылары артык мөһим булмаганда машина белән трассага чыкмаска киңәш итә. Бүген көндезге һава температурасы +2 градус булачак. Атна дәвамында шундый җылы һава торышы саклана, дип фаразлый синоптиклар.
Чыганак: intertat.ru