Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Гагарин кубогын Казанга алып кайтканнар

    Бүген "Казан-1" тимерьюл вокзалына Гагарин кубогы килгән. Аның авырлыгы - 19 килограмм, ә күләме исә 12 литрны тәшкил итә икән. Гагарин кубогы - Континенталь хоккей лигасының плей-офф сериясендә җиңүчегә бирелә торган хоккей призы. Кубок беренче космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә аталган. Һәм ул күчмә. Чемпионат ябылу тантанасында трофей җиңү яулаган команданың...

    Бүген "Казан-1" тимерьюл вокзалына Гагарин кубогы килгән. Аның авырлыгы - 19 килограмм, ә күләме исә 12 литрны тәшкил итә икән.

    Гагарин кубогы - Континенталь хоккей лигасының плей-офф сериясендә җиңүчегә бирелә торган хоккей призы. Кубок беренче космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә аталган. Һәм ул күчмә. Чемпионат ябылу тантанасында трофей җиңү яулаган команданың капитанына тапшырылачак.

    Быел бу кубок өчен Казанның "Ак Барс" һәм Петербургның "СКА" комнадалары көрәшәчәк. Беренче финал уены бүген, Казанда 17.00 сәгатьтә башлана.

    Чыганак:http://prokazan.ru/sport/view/73594/r

    Фото:https://twitter.com/search?q=%23живихоккеем

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: