«Гаилә тарихында гасырлар авазы – Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә тарихында гасырлар авазы – Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
(18 октябр, «Апастово-информ»).
Һәр гаилә үзенең уникаль тарихын, гореф-гадәтләрен, ата-бабалары турындагы истәлекләрен саклый. Без сезне бу хакта балаларыгызга һәм оныкларыгызга барлык кыйммәтле һәм мөһим нәрсәләрне җиткерү, киләчәк буыннар өчен тарихны саклап калу өчен мәгълүматлар тупларга чакырабыз.
Безнең районда фестивальнең муниципаль этабы 2024 елның 13 ноябрендә узачак. Муниципаль этапта җиңүчеләр (1, 2, 3 урыннар) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан Диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр:
Гаризалар 2024 елның 6 ноябренә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен заявка тутырырга һәм аны түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: Alsu.Idiyatova@tatar.ru.
Хәбәрләшү өчен телефон: (884376)21-3-14.
Фестивальнең нигезләмәсе - https://clck.ru/3Dso6u
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев