Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Газетабыз сайтында барган “Алтын куллар” бәйгесенә йомгак ясалды

    Үзләренең сокландыргыч кул эшләрен бәйгегә юллаган һәм укучыларыбыз мәхәббәтен яулаган гүзәл затларыбыз "Дулкын" бассейнының сертификатына лаек булды һәм массалы йөзүгә чакырылды. "Дулкын" бассейнында массалы йөзү якшәмбедән кала һәр көнне 17-20 сәгатьләрдә дәвам итә. Лаеклы ялда булучыларга һәм балаларга керү - түләүсез. Бассейнга райондашлар бик теләп йөри. Гаиләләре, дуслары белән килүчеләр...

    Үзләренең сокландыргыч кул эшләрен бәйгегә юллаган һәм укучыларыбыз мәхәббәтен яулаган гүзәл затларыбыз "Дулкын" бассейнының сертификатына лаек булды һәм массалы йөзүгә чакырылды.

    "Дулкын" бассейнында массалы йөзү якшәмбедән кала һәр көнне 17-20 сәгатьләрдә дәвам итә. Лаеклы ялда булучыларга һәм балаларга керү - түләүсез. Бассейнга райондашлар бик теләп йөри. Гаиләләре, дуслары белән килүчеләр дә бар. "Эштән соң, бар мәшәкатьләрне онытып ял итәргә менә дигән мөмкинлек, душы, саунасы да бар, барлык арганнар онытыла",- диләр алар.

    Бәйгенең җиңүчеләре Гөлназ Зиннәтуллина белән Раилә Хәбибуллинаның да бассейнга беренче генә тапкыр килүләре түгел. Безнең хатын-кызларыбыз спорт белән шөгыльләнергә дә, күңелле ял итәргә дә, тәмле-тәмле ашлар пешерегә дә, кул эшләренә дә, балалар тәрбияләргә дә, гаиләне көйләргә дә вакыт җиткерә белә шул. Гөлназ белән Раиләгә сокланырга гына кала.

    Гөлназ Зиннәтуллинага атлас тасмалардан төрле әйберләр ясау "чире" сеңелесеннән күчкән. Ул ясаган бантикларны, чәч эләктергечләрне, ваза һәм тартмачыкларны санап та бетерә торган түгел.

    - Бу кул эше "канзаши" дип атала. Интернеттан, төрле группалардан аның серен өйрәнәм, төрләрен карыйм. "Тырыша-тырыша килеп чыга, ясаган саен ясыйсы килә, күңел үсә. Дусларга, якыннарыма бүләк итәм, шулай ук сорап ясатучылар да бар, - ди ул үзе.

    Раилә Хәбибуллинаның www.apastovo.ru сайтында барган бәйгеләрдә беренче генә тапкыр катнашуы түгел. Ул "Могҗизалы куллар" бәйгесендә дә беренче урынны алган иде. Ул вакытта Раиләнең кул астында аунап йөргән әйберләрдән бакча тутырып эшләгән сыннарын күреп гаҗәпләнгән идек. Инде менә "бәхет агачлары", мех эшләнмәләре, теккән, чиккән, бәйләгән әйберләре белән шаккатырды. Ул әле рәсем ясарга да, чәч үрергә дә бик оста икән.

    - Кул эшенә тотынам да, вакыт агышын онытам. Тизрәк бетерәсе, нәтиҗәсен күрәсе килә. Кечкенәдән үк иске киемнәрне бозып, үземә бию өчен күлмәкләр тегә идем. Кызларым да минем янда өйрәнеп үсә, - ди Раилә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: