Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Газеталарның тиражлары артты. Нәрсә ярдәм итте?

    2020нче елда “Татмедиа” матбугат холдингы газеталары тиражы 20 процентка артты.

    (11 гыйнвар, “Апастово-информ”).


    Сәүдә ноктларында “Татмедиа” продукциясенә хөрмәт күрсәтү газеталар тиражы артуга ярдәм итте. “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков шундый фикер белдерде.
    “Тиражны 20 процентка арттыру зур уңыш. Ә журналлар тиражларын хәтта ике тапкыр арттырдылар. “Татмедиа” продукциясе сәүдәдә булу безнең өчен бик мөһим күрсәткеч. Чөнки, укучы үзенең акчасы белән тавыш бирә”, - диде Садыйков.
    Бүгенге көндә яңалыкка өстенлек бирү, социаль челтәрләрдә актив булу, яңа кызыклы темалар тәкъдим итү - матбугатка хөрмәтне арттыра.
    Бүгенге көндә “Татмедиа” социаль челтәрләрдә, мессенджерларда, инстаграм, телеграм һәм башка видеохостингларда бик актив.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: