Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Гектар көче ничек арта?

    -Безнең Киров авыл хуҗалыгы авиациясе аэродромыннан Апаска без турыдан гына 4-5 сәгатьтә очып килдек. Сагындырылган, сезнең якларда өченче сезон эшлибез бит, кырларыгызны, авылларыгызны очыш маршруты картасына карамыйча да хәтердән беләбез хәзер,-дип каршылады безне "АН-2" экипажы командиры Виктор Захаров. Икенче пилот Владимир Корин, борт технигы Сергей Бармин да иске танышлар, кочаклашып...

    -Безнең Киров авыл хуҗалыгы авиациясе аэродромыннан Апаска без турыдан гына 4-5 сәгатьтә очып килдек. Сагындырылган, сезнең якларда өченче сезон эшлибез бит, кырларыгызны, авылларыгызны очыш маршруты картасына карамыйча да хәтердән беләбез хәзер,-дип каршылады безне "АН-2" экипажы командиры Виктор Захаров. Икенче пилот Владимир Корин, борт технигы Сергей Бармин да иске танышлар, кочаклашып күрештек.

    - Самолет бункерына 1,2 тонна ашлама сыя, шуны 12 гектарга тигез итеп тарата һава игенчесе,-ди "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов. -Быел без 8 мең гектарлы басуларны һавадан ашларга ниятлибез. Самолет бер эш көнендә 40-45 очыш ясый, иртәнге биштән кичке алтыга чаклы 500-550 гектарда эш башкара.

    Самолетка ашлама төяүче Ленар Мифтахов, Рафик Ибәтуллин, Дамир Ибраһимов һәм башкаларга бик җитди бурыч йөкләнгән. Апас агрофирмасы осталары ясаган төягечне бик пөхтә итеп самолет янына китереп бастыру механизаторлар Ренат Вәлиев белән Фәриз Галәветдиновтан зур осталык таләп итә.

    Элеккеге кебек флаглы авыл кешеләрен кырга чыгарып, самолет ашлама сибеп үткән чикләрне күрсәтеп тору юк хәзер, самолетның очыш маршрутын "Глонасс" системасы аша космос иярчене билгеләп бара һәм терки. Ашлама эләкмәгән кыр полосасы калса, шушы ук прибор очучыларны хаталарын төзәтергә мәҗбүр итә.

    - 100 километрга 120 литр чамасы, килограммы 100 сумга кадәр торучы бик югары октанлы бензин яга безнең самолет,-ди борт технигы Сергей Бармин. -Очыш тизлеге җил уңае булса, 1 сәгатькә 220, тыныч, җилсез шартларда сәгатенә 180-190 километр тәшкил итә. Җирдән күтәрелү биеклеге 3-5 километрдан артмый. Ашлама сиптергәндә биеклек 30-50 метр чамасы. Болай эшнең нәтиҗәлелеге югары, авиация саклык чаралары, инструкция дә шулай куша.

    Шәмәк өстендәге кыр аэродромына көнгә 3 тапкыр аш-су китерәләр. Урта Балтай ашханәсенең оста куллы, тәмле телле пешекчеләре Рузия Садертдинова белән Мөсфирә Хөснетдинова әзерләгән кайнар ризыкны һәркем мактый-мактый ашый.

    -Эшкә иртәнге биштән дә калмый керешәбез,-ди кыр ашханәсе хуҗабикәсе Гөлгенә Сөләйманова. -Ашны да үзебез баскан өй камыры токмачыннан гына пешерәбез. Юка-кабартма, яшелчә салатлары, баллы, мәтрүшкәле чәйләребезне очучылар да, аларга булышучылар да бик ярата.

    Горбунов исемендәге берләшмәнең яшь агрономы Илнар Хафизов кыр аэродромында эшне бик ипле оештыра Апас якларына Теләчедән үк килеп төпләнгән яшь белгеч осталыгын берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов та хуплый.

    - Туфракта дым бик күп әле дип тынычланырга ярамый. Юешкә төшкән ашлама шунда ук эреп, уҗымнарның тамырларына көч бирә. Университет профессорлары өйрәткәнчә, болай эшләү гектар уңышын 5 центнерга кадәр арттыра,-ди уңган-булган агроном.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: