Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Гөрләде Апаста Сабан туе

    Сабантуй аланлыгына иртәдән үк туган якларын сагынып кайткан якташлар, ел буе бәйрәмне көтеп алган райондашлар агылды. Мәйдан түрендә ел буе хезмәтләрендә бары зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгылары урын алды. Алар хөрмәтенә зур рәхмәтләр, иң изге теләкләр яңгырады. Быелгы Сабантуй бәрәмененең яңалыгы буларак, Татарстан Республикасының "Президент белән бергә" җәмәгать хәрәкәте тарафыннан...

    Сабантуй аланлыгына иртәдән үк туган якларын сагынып кайткан якташлар, ел буе бәйрәмне көтеп алган райондашлар агылды. Мәйдан түрендә ел буе хезмәтләрендә бары зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгылары урын алды. Алар хөрмәтенә зур рәхмәтләр, иң изге теләкләр яңгырады.

    Быелгы Сабантуй бәрәмененең яңалыгы буларак, Татарстан Республикасының "Президент белән бергә" җәмәгать хәрәкәте тарафыннан биредә ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. Теләге булган һәр кеше үзен гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, гәүдәне төз тотуда сынап та карады.

    Бераз суытып торса да, тәмле кайнар ризыклар, шашлык исеннән, җыр-моңнардан, балаларның шат тавышларыннан һава җылытып та җибәргән төсле тоелды. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерделәр, төрле уеннарда уйнадылар. Район үзешчәннәренең чыгышларын халык тын алмыйча да карады. Күктә йөзгән күксел болытлар да, ара-тирә яуган яңгыр да көрәш мәйданындагы халыкны куркытмады. Көрәш яратучы райондашларыбыз баш батыр исемен ишеткәч кенә кузгалдылар. Ә баш батыр булып Апас егете Рафис Хабибуллин калды.

    Күңелләрдә матур хатирә булып тагын бер Сабантуй бәйрәме артта калды. Алда безне күңелле җәй көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: