Гөрләде ярминкәләре, сыздырды гармуннары
Район үзәгендә Республика көне киң колач белән үтте. Ярминкә, сату-алу эшләре, җыр-моң, спорт уеннары, кичке дискотека - бар да райондашлар өчен иде. Бәйрәм иртәдән үк авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе белән башланып китте. Яшелчәсе, ярмалары, ит һәм сөт ризыклары, балы, печәне, саламы, фуражы, оны - халык ни тели бар да...
Район үзәгендә Республика көне киң колач белән үтте. Ярминкә, сату-алу эшләре, җыр-моң, спорт уеннары, кичке дискотека - бар да райондашлар өчен иде.
Бәйрәм иртәдән үк авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе белән башланып китте. Яшелчәсе, ярмалары, ит һәм сөт ризыклары, балы, печәне, саламы, фуражы, оны - халык ни тели бар да бар һәм кулай бәядән иде биредә. Халык бигрәк тә сөт ризыкларын яратып алды. Шулай ук терлек азыгына да ихтыяҗ зур булды. Район мәдәният йорты каршында исә авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре көче белән күргәзмә-сату оештырылган иде. Биредә ниләр генә юк! Күргәзмәләрдә җирле халыкның бар осталыгы чагылыш тапкан. Яшелчә, җиләк-җимешләр "җанланган", чәчәкләр гөлләмәгә әверелгән. Кызыл Тау авыл җирлеге исә чишмәләрен дә бирегә күчергән. Булганнан бар да була дигәндәй, табада чыжлап коймак пешә, бер чатта самовар кайный, ә хуҗалар исә аяк үрә басып, изге теләкләрен моңнарына кушып кунаклар сыйлый. Шулай ук райондашлар Каратун урта мәктәбе укучыларының һәм укытучыларның кул эшләренә таң калдылар, дәвешлеләрнең хуҗалык утары белән таныштылар, җирлекләрнең һәрберсенең тырышлыгына аерым-аерым бәя бирделәр.
Тантаналы өлеш милләтләр дуслыгын чагылдырган театральләшкән күренеш белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының мөрәҗәгатен җиткерде, ирешелгән уңышларга тукталды. - Урып-җыю эшләрен оешкан шартларда төгәлләп, бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршылыйбыз. Шулай ук башкалабызда узган Универсиадага да лаеклы өлешебезне керттек. Без моның белән дә бәхетле. Алга таба да, бердәм, бергә булып, уңышларга ирешеп яшик һәм эшлик", - диде ул. Республиканың Экология министры урынбасары Рамил Низамов апаслыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәп гармунчылар килеп кушылды. "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале өлкән буынны яшьлекләренә алып кайтты, яшьләрне кулларына гармун алырга ымсындырды. Гармунчылар арасынды хатын-кызлар да бар иде. - Гармун уйнаучы хатын-кызлар сирәк булса да, мин оялмадым, горурланып уйнадым һәм уйныйм, - диде барлык Балтай халкын җырлаткан, биеткән, җыр-моңга әсир иткән һәм бу эшен бик теләп дәвам итүче Мәрьям апа Гатина. Кызыл Таудан Илсөяр Сафина да: "4 яшемнән бирле гармунда уйныйм. Миңа бу сәләт әтиемнән күчкән. Кечкенә чакларымда гармун артыннан башым да күренми иде. Ә иң беренче уйнаган көем - "Яшь гомер бер узгач" дип атала", - ди ул һәм бу көйне сыздырып җырлап та җибәрде. Иске Йомралы авылыннан Габделхак абый Мөхәммәтшин инде 75 яшен тутырса да, йөрәге белән һаман унсигездә. Яшьлек дусты - гармуны моңланганда, тик кенә утыра алмый ул, биеп тә ала. Мәҗлесләрдә бар халыкны биеткәндә, яшьлек дәрте белән үзенең дә биисе килә аның. Менә шул вакытларда үзе уйнаган көйләргә биергә дә өйрәнә. Гармунчылар барысы да иң беренче уйнаган көйләрен хәтерлиләр. Җае чыккан саен, шул көйне сузалар. Каратуннан Рафис абый Закиров, Зур Күккүздән Рөстәм абый Закиров та күңелләре төшкән саен кулларына алып, гармун телләрен сайратуларын белдерделәр.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, үзәк стадионда спорт уеннары башланып китте. Биредә спорт сөюче райондашлар төрле уеннарда көч сынаштылар. Республика көне бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 август 2022 - 20:00Тәмәке ярый, намаз ярамый Хөкүмәтнең теләсә-кайда тәмәке тартуны тыйган законы гамәлгә кергәч, беренче эш итеп, җәмәгать урыннарында тарту тыела дигән плакат-язулар элделәр. Мин эшләгән предприятиедә, мәсәлән, завод проходное алдындарак автобус тукталышы павильоны тибындагы нәрсә әмәлләп, тарту урыны дигән язу һәм чүп савыты куйдылар. Хәзер эштән чыккан кеше тукталышка кадәр тәмәке көйрәтеп бармаска, ә шушы урында тартырга тиеш. Һәм, әйтергә кирәк, бу урын тәмәкечеләрнең күңеленә хуш килде бугай, аннан кеше өзелми диярлек. Дөрес, матбугаттан ерак торганнар моны үзенчә кабул итте: күрдегезме, җитәкчелек тәмәке тартучылар турында ничек кайгырта, янәсе! Шулай булмыйни дип каршы төшә алмыйм, чөнки бу дөреслеккә туры килә. “Организм ияләнгән бит, тартасы килә кешенең”, – диләр.7700
-
14 август 2022 - 19:00“Әллә бергә буласызмы, кызым?” Улым йөргән кызын өебезгә чакыргач, йөрәгемә әллә нәрсә булды. Дарулар эчеп кенә әзрәк хәл ала алдым. Безгә кунакка киләсе Миләүшә авылыбызда фельдшер булып эшли. Кан басымым күтәрелгәндә, үзем дә аңардан дарулар алам. Ул безнең авылга училище тәмамлагач килде. Аңа кадәр эшләгән Халисә пенсиягә киткән ел иде бу.16600
-
14 август 2022 - 18:00Апаста салмыш шоферны зур штрафлар көтә Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләрне ачыклау, юлларда хәвеф-хәтәрләргә юл куймау максатыннан рейдлар дәвам итә.11900
-
14 август 2022 - 17:00“Элеккене искә төшерсәм, хәзергегә сөенеп бетә алмыйм” Авылыбызда яхшы, тырыш, булдыклы кешеләр яши. Бүген шундыйларның берсе – Гыйниятуллин Рафис абый белән тулырак таныштырыйм әле. Ул минем урамдашым, өйләре бездән ерак түгел. Мин 14 яшьтә укырга киттем. Бер чыгып киткәч, авылга төп йортка хәл белергә генә кереп чыгасың. Башкалар тормышы белән кызыксынырга вакыт булмый. Һәркем үз юлын үтә. Менә, олыгаеп беткәч, Рафис абыйның тормышы белән танышырга насыйп итте. Шул чор балаларының күбесе кебек ул да искиткеч гыйбрәтле, авыр юл үткән икән.6200
-
14 август 2022 - 14:39Шыгай клубы – матурлык үрнәге Шыгай авылы клубы төзеклеге белән дә, тирә-юненең матурлыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып тора.6300
-
14 август 2022 - 14:34Апаста «Геройлар паркы» проекты кысаларында өмә үтте Районда «Геройлар паркы» җирле партия проекты кысаларында өмә узды.7000
-
14 август 2022 - 14:30Апасның «Форпост” яшьләр оешмасы җиңүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә грантлар бәйгесендә җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.7600
-
14 август 2022 - 14:03Ни өчен кәбестәгә шикәр сиробы яисә кайнатмадан ясалган морс сиптерәләр? Кайбер бакчачылар кәбестә кортларына каршы көрәштә көчле химия куллана. Ә кайберәүләр кортлар күпләп үрчи башлаганчы ук хәйләле ысуллар эзли. Бу хакта киңәшләр сайтында языла.5500
-
14 август 2022 - 13:59Нинди фатир алу акча ягыннан отышлы була? Фатир алырга мөмкинлегегез булса, аны озакка сузмау хәерле. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Accent Capita инвестицион анализ төркеме җитәкчесе Игорь Талалов сөйләгән.4800
-
14 август 2022 - 13:55Кардиолог күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамаган гамәлләрне әйтте Кардиолог Ольга Савонина күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамый торган гамәлләрне санап үтте. Белгечнең киңәшләрен «Доктор Питер» порталы язып чыккан. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.7500
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
12 август 2022 - 09:52Районда физкультурачылар көне күңелле зарядкалардан башландыХезмәт коллективлары да бик теләп кушылды.16900
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килдеПрезидент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.65400
-
5 август 2022 - 08:26Районда мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшереләТөп игътибар биналарның төзеклегенә, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә, тирә-юнь чисталыгына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлегенә июнәлтелә.20200
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.37000
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.48800
-
11 август 2022 - 10:00Апаста яшьләр кавыша Апас егете Ранис Зыятдинов һәм Казан кызы Регина Камалетдинова яшьлек туйларын билгеләп үтте.109400
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде Президент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.65400
-
11 август 2022 - 11:00Татарстанның бер районында 5 000 баш дуңгызны юк итәчәкләр Шушы көннәрдә Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу афәт Югары Ослан районында да теркәлгән. Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге хәбәр иткәнчә, Сергей Пашковның крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә үлгән өч баш дуңгызның материал пробаларында шул авыру ачыкланган.37600
-
11 август 2022 - 19:00Кеше сүзе дип 8 ел түздем... Сул колак менә инде еллар буе юк-юк та гел кызыша – кемдер минем хакта ялган сөйли. Халык ырымнары шулай ди: уң колак кызышса – мактыйлар, сулы яна икән – ялган сөйлиләр.36700
-
12 август 2022 - 13:00Баш-аягым белән өйләнгән иргә гашыйк булдым Эштәге бер ир-егеткә гашыйк булдым. Һәр яңа көн минем өчен сынау. Аның белән дә, аннан башка да булмый. Ул өйләнгән. Менә шул мине андый-мондый гамәлдән тыя да инде. Дөрес, эштә уен-көлке белән төрлесен сөйләшәбез, ләкин аннан ары кергән юк.34200
-
11 август 2022 - 18:00Элвин Грейдан көтелмәгән яңалык Радик Юлъякшин үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күченүе турында хәбәр иткән.32300
-
11 август 2022 - 08:00Камилә Вәлиева тапшырулар алып бара Каратун урта мәктәбенең 9 нчы сыйный укучысы Камилә Вәлиева, билингваль балалар «Белем радиосы» алып баручысы буларак, беренче тапшыруларын яздырды.31500
-
11 август 2022 - 23:00“Әти, сине утыртырга мөмкиннәрме?” Суд бара. Судья хөкем карарын укый. Мин аякларымның хәлсезләнүен сизәм, артымнан инде конвоир килгәнен күрәм. Колакларымда — көчле гөжләү, күз алларым караңгылана. Менә судья хөкем карарын игълан итте: өч ел ярым!..30200
-
12 август 2022 - 17:01Апасның дини тормышына зур өлеш керткән Рәшит хәзрәт Хөснетдинов олы юбилеен каршылады Апаста яшәүче Рәшит ага Хөснетдинов 75 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.29400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика