Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Гыйлаҗ картның сугыш сызган тимер юлы

    -Сугыш башланганда мин ФЗУ да укый идем. Төзүче һөнәре алгач та Казан-Ульян тимер юлы төзелешенә хезмәт армиясенә повестка килде. Ул чакта хәзергедәй көчле техника юк, булганын да фронтка озаттык. Тау-таш кисүе берни түгел, сазлыклы урыннары бик күп иде бит. Көнлек заданиеләр бик авыр булып, аны үтәмәсәң җәза бик каты, Юдинода...

    -Сугыш башланганда мин ФЗУ да укый идем. Төзүче һөнәре алгач та Казан-Ульян тимер юлы төзелешенә хезмәт армиясенә повестка килде. Ул чакта хәзергедәй көчле техника юк, булганын да фронтка озаттык. Тау-таш кисүе берни түгел, сазлыклы урыннары бик күп иде бит. Көнлек заданиеләр бик авыр булып, аны үтәмәсәң җәза бик каты, Юдинода аерым төрмә-гаупвахтага озаталар. Төзелеш белән бик кырыс хәрби кешеләр җитәкчелек итте. 1941-42 елның кышы зәһәр салкын килде. Туң метр ярымга кадәр төшкән иде. Шуны чикләвек зурлыгында гына чокып, тәүлек буе җир өстендә учак ягып җылытып кына казып була иде. Рельс салынасы дамбаны тигезләве бик үзәккә үтте. Идел буенда Әби патша заманнарыннан яшәгән, 41 дә бу якларга сак астында китерелгән немецларга, минем кебек хезмәт армиясенә алынган гади кешеләргә, үземә дә бик күпне күрергә туры килде, оланнар. Җиңү өчен дип саулыгыбыз белән исәпләшмәдек, ел ярым дигәндә кул белән казып, туфракны носилка, тачка, ат олавы белән ташып 200 чакрымлык тимер юл төзелде. Үзебез дә җир астында, землянкаларда яшәдек. Сугышның үзендә булмасам да, ул китергән кайгы-хәсрәт эчендә кайнадым, Брянск, Украина якларында мин төзегән йортлар, күпер-заводларның исәбе-хисабы юк. Анда озатылганчы, Сатмыш кызы, гомерлек, тугрылыклы хатыным, ярты җаным Мансура белән 5 кенә көн яшәп калдым. Шушы мәшхәрдән исән калып, туган авылым Карамасарга кайтып хәрби гимнастерка-галәфине салгач та гомерем буе төзелештә кайнадым. Карамасарда, Акхуҗа якларында мин төзегән биналар әле дә таза-исән булып минем чордашларым, сугыш елы балаларының шул данлы үткәненә бер һәйкәл ул,-дип 90 яшьлек юбилеена Мәскәүдән, Казаннан кайткан биш баласы, кияү-киленнәре, онык-оныкчылары белән хатирәләрен уртаклашты Гыйлаҗ ага Миңнуллин..

    Ул чактагы алагаем зур "Мәгариф" колхозы председателе булып та эшләргә туры килгән аңа. Аннан прораб, бригадир, хуҗалык мөдире кебек бик җаваплы вазифалар башкарган. Иң зур горурлыгы-узган гасырның җитмешенче елларында шушы казанышлары, уңышлары өчен СССР ВДНХ күргәзмәсендә катнашып алган бүләге-бронза күкрәк тамга-медале.

    -Бик риза мин бүгенге тормышыбызга,-ди үзе дә бу көздә 90 яшьлеген каршылаячак Мансура апа. -68 ел иңне-иңгә куеп, бабаем Гыйлаҗ белән бик-бик бәхетле яшәдем. Кияү-киленнәрдән дә бик уңдык. Ун онык, 5 оныкчага әби-бабай булып, Ходайның биргәненә шөкер кылып инде йөзгә кадәр яшәргә язсын иде. Көзгә мине дә котларга онытмагыз, Путинга да хәбәр салыгыз-дип көлдереп, ниятен ныгытып куйды авылның акъәбие.

    Юбиляр Гыйлаҗ аганы котларга килгән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев, агрофирма бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайнуллин аңа Росия Президентының Котлау Хатын, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: