Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Гыйнвар аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 37 литр алкоголь эчемлекләр кулланылыштан алынган

    Апас районында алкогольле эчемлекләр 83 сәүдә ноктасында сатыла.

    (24 февраль, “Апастово-информ“).


    Узган ел бер кешегә исәпләгәндә 11,6 литр алкоголь сатылган.
    Бер ел эчендә унбер тапкыр контроль-тикшерү чарасы үткәрелгән. Сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сатуда унҗиде тапкыр закон бозу очрагы ачыкланган. Гаеплеләргә 92 мең сум штраф салынган.
    “Халык контроле” сайты аша алкоголь продукциясе сатуда закон бозылу турында сигез мөрәҗәгать кергән. Шунысы кызыклы - сигнал расланса, хәбәр итүчегә бер-өч мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә. Контроль тикшерү чаралары вакытында 70 литр легаль булмаган продукция сәүдәдән алынган.
    “Районда законсыз алкоголь әйләнешен тикшерү буенча рейдлар үткәрү эше тукталмый. Гыйнвар аенда гына әлеге тикшерүләр алты кибеттә узды. Тикшерүләр нигезендә, 37 литр алкоголь эчемлекләр кулланыштан алынды, башка төрле закон бозу очраклары да ачыкланды“, - дип хәбәр итә район кулланучылар хокукларын яклау һәм дәүләт “Госалкоголь“ инспекциясе вәкиле Гөлнара Абдрахманова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: