Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Халкыбыз батырлыгы – мәңгелек

    Күпме кайгы-хәсрәт, югалтулар... Халкыбыз 1418 көн һәм төнгә киерелгән җәя шикелле дәһшәтле вакыйгалар һәм моңарчы күрелмәгән язмыш сынавы чолганышында кала. Апас районыннан Бөек Ватан сугышына, ут эченә, соңгы төгәл мәгълүматлар буенча, 9809 кеше китә, әмма 5880 якташыбызга туган-үскән нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый, алар Ватан азатлыгы өчен изге яуда башларын...

    Күпме кайгы-хәсрәт, югалтулар... Халкыбыз 1418 көн һәм төнгә киерелгән җәя шикелле дәһшәтле вакыйгалар һәм моңарчы күрелмәгән язмыш сынавы чолганышында кала. Апас районыннан Бөек Ватан сугышына, ут эченә, соңгы төгәл мәгълүматлар буенча, 9809 кеше китә, әмма 5880 якташыбызга туган-үскән нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый, алар Ватан азатлыгы өчен изге яуда башларын салып, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар. Күп гаиләләрне кайгы җиле уратып ала, һәр йорт диярлек сугыш ачысыннан боегып, ямансулап кала. Яу кырында ятып калганнарның якты истәлеге алдында без башыбызны иябез.

    Газиз туган җиребез капкасын шакыган афәт никадәр генә куркыныч булмасын, ул халкыбызны сыга-сындыра алмый. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" дигән лозунг бөтен илебез өчен яшәү принцибына әверелә. Бу дәһшәтле көннәрдә шәһәр-авылларыбыз фронт ихтыяҗларын кайгыртып яши. Хөкүмәт карары буенча һәр колхозчы өчен мәҗбүри эш көннәренең саны елга 100дән 150гә кадәр арттырыла, ә 12-16 яшьлек яшүсмерләр өчен бу норма 50 көнгә җиткерелә. Бөтен илкүләм фронтка һәрьяктан ярдәм итү хәрәкәте патриотик уй-омтылышларны аеруча ачык күрсәтә. Безнең район хезмәт ияләре дә бу башлангычка теләп кушылалар. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында оборона фондына миллионнар сум акча җыеп тапшыра. 1942 елда "Татарстан колхозчысы" танк колоннасына районнан 1 миллион 300 мең сум акча җибәрелә, "Татарстан халык укытучысы" самолетлар эскадрильясе төзүгә Апас урта мәктәбе укытучылары 5471 сум акча туплыйлар, "Кызылармеец" колхозы әгъзалары батыр Кызыл Армия өчен 8500 сум акча, күп җылы кием һәм азык-төлек җыйнап җибәрәләр.

    Фронттагы уңышлар тыл хезмәтчәннәренә яңадан-яңа көч өсти. 1944 елда республиканың 1200 колхозы, икмәк тапшыру планын арттырып үтәп, илгә 500 мең пот ашлык бирә. Бу уңышта безнең район игенчеләренең дә өлеше зур була. Дәүләки МТСында "200 процентчылар" хәрәкәте туа. "Яңа юл" колхозында машинист Г. Хөсәенов көнгә 12 тонна урынына 20-25әр тонна ашлык суктыра, "Комбайн" колхозында эшләүче К. Шәйдуллин да көнлек нормасын 200 проценттан арттырып үти. Апаслылар илебезгә меңләгән тонна ит, сөт, май, бал һәм башка продукция тапшыралар.
    Якташларыбызның сугышчан казанышлары бөтен илгә тарала. Алар Мәскәүне саклауда да, Сталинград һәм Курск дугасы сугышларында да алгы сафта булалар.

    Мәскәүне саклауда 765, Сталинград сугышында - 153, Курск дугасындагы бәрелешләрдә - 185, Ленинградны һәм Ленинград өлкәсен фашистлардан азат иткәндә 633 якташыбыз батырларча һәлак булалар. Днепр елгасын кичкәндә, дошман өнендәге бәрелешләрдә райондашларыбыз каһарманлык күрсәтәләр, меңләгән якташыбыз орден-медальләр белән бүләкләнә, ә иң кыю сугышчылар Герой исеменә лаек була.

    Урта Балтай егете Рем Афзал улы Афзалов Украина, Румыния, Болгария, Югославия һәм Венгрия территорияләрендә батырларча сугыша. 1944 елның декабрендә Афзалов, 40 гвардия укчылары дивизиясенең 116 гвардия укчылары полкында рота командиры буларак, Венгриядә, Дунапатай торак пункты янында Дунайны кичеп, елганың уң ярында хәрәкәттәге армия өчен плацдарм ясарга боерык ала. Рота, Дунайны бернинди югалтусыз кичеп, 15 көн буе плацдармны саклап кала һәм киңәйтә. Дошманның 100ләп солдат-офицеры юк ителә һәм 145е әсирлеккә алына. Батальон командиры, гвардия өлкән лейтенанты Рем Афзалов Герой Йолдызына лаек була. 1950-1960 елларда ул Ташкент шәһәрендә хәрби комиссар вазифасын башкара. 1983 елның 7 февралендә ул вафат була, Ташкентта батырлар аллеясендә җирләнә. Районыбыз үзәгендә аңа һәйкәл куелган.

    Якташ геройларыбызның икенчесе - Биеш авылында туган Дмитрий Иванович Горбунов. 97 укчылар дивизиясенең 136 полкында взвод командиры өлкән сержант Горбунов 1944 елның җәендә Белоруссиядә берничә елга буенда плацдарм яулау өчен барган бәрелешләрнең иң алгы сафында була. Вильнюс урамнарында барган сугышларда шәһәр үзәгендәге биналарның берсенә Кызыл байрак элә. 20 яшьлек якташыбыз Каунас шәһәрен азат итү вакытында 1944 елның 28 июлендә һәлак була. Белоруссиянең Ошмянка елгасы аша салынган күпер янында Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган мемориаль зонада Дмитрий Горбунов хөрмәтенә ачылган стелла бар. Туган авылында аңа һәйкәл куелган, бер зур урам аның исемен йөртә.

    Янгелде авылы егете Салават Хәким улы Кәримов Советлар Союзы Герое исеменә 1942 елның 5 маенда лаек була. 178 укчылар дивизиясенең 709 укчылар полкында батальон командиры буларак, кече лейтенант Кәримов 1942 елның салкын гыйнвар-февраль айларында Калинин (хәзерге Тверь) өлкәсенең Ржев районында Харино, Струйское, Фролово авыллары янында хәлиткеч сугышларда катнаша. Бу бәрелешләр вакытында аның батальоны йөзәрләгән фашистны юк итә, дошманның байтак танкын, артиллерия җайланмаларын сафтан чыгара. Туган илебезгә майор Салават Кәримов җиңүче булып кайта. Салават ага 1986 елның 11 маенда вафат була, Казанда җирләнгән.

    Багыш авылыннан Насыйбуллин Ислам Насыйбулла улы сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен Дан орденнарының тулы кавалеры исеменә лаек булды. Сугыштан соң туган колхозында эшли, авыл Советы рәисе була, тырыш хезмәте белән авылдашларының ихтирамына ирешә.

    Районыбызның туган якны өйрәнү музееның бер залы Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән якташларыбызга һәм фронттан илгә әйләнеп кайткан ветераннарыбызга багышланган.
    Еллар үтә, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы тәмамланганга да инде 70 елга якын вакыт узды. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Алар халык күңелендә мәңге яшәр!

    Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин ветераннарның тормышы, көнкүреше белән бертуктаусыз кызыксынып тора, алар белән очрашулар үткәрә, даими ярдәм итә. Әйе, ветераннар моңа бик лаек.
    Рәхмәт сезгә, исән калганнар,
    Мәңге хәтердә һәлак булганнар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: