Апастово-информ
  • Рус Тат
  • «Халык контроле» Интернет-порталына былтыр Апас халкыннан 11 гариза кергән

    Районда бу сайт-портал эше өчен җаваплы район Советы аппараты җитәкчесе Ленар Хантимеров белдерүенчә, бу гаризалар башлыча элемтә, юл һәм торак-коммуналь мәсьәләләренә кагыла. Гаризаларның унысы буенча тиешле чаралар вакытында күрелгән, бер мөрәҗәгатькә нигезле җавап урнаштырылган. Гомумән, сайтта 30 төрле тематика буенча үз хәбәр-шикаять, мөрәҗәгатеңне урнаштыру мөмкин. Бу ел башыннан милләтара, дини...

    Районда бу сайт-портал эше өчен җаваплы район Советы аппараты җитәкчесе Ленар Хантимеров белдерүенчә, бу гаризалар башлыча элемтә, юл һәм торак-коммуналь мәсьәләләренә кагыла. Гаризаларның унысы буенча тиешле чаралар вакытында күрелгән, бер мөрәҗәгатькә нигезле җавап урнаштырылган. Гомумән, сайтта 30 төрле тематика буенча үз хәбәр-шикаять, мөрәҗәгатеңне урнаштыру мөмкин. Бу ел башыннан милләтара, дини мөнәсәбәтләр, экстремизм, коррупция очраклары һәм җитештерү тармагында травматизмга кагылышлы хәбәрләр дә куела башлады. Татарстанда 3 ел элек «Халык контроле» порталы эшли башлагач, электрон юл белән 35 апаслының гаризасы каралган.

    Сайтка керү юлы да бик гади: «Государственные и муниципальные услуги Республики Татарстан» порталын ачырга һәм анда «ГИС «Народный контроль» сайтына үтәргә кирәк. Мөрәҗәгать-гаризагызны шунда калдырасың, җавап алу өчен үз электрон адрес-почтаңны күрсәтеп теркәлергә кирәк. Бу хакта сайтта бәйнә-бәйнә аңлатылган.

    -Гариза-шикаять нинди вакыт эчендә каралып хәл ителә?

    -Татарстан хөкүмәте куйган таләп бик кырыс-нигезле җавап 10 көндә урнаштырылырга тиеш дип билгеләнгән. Проблема өчен җаваплы җитәкче-белгеч эшенә, булдыклылыгына, тулаем район рейтингына бәя куелганда бу аерым исәпкә алына.

    Фото:http://www.temakazan.ru/news/society/item/4334/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: