Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында зур концерт

    Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында "Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә" дип исемләнгән зур концерт булды. Кичке сәгать алтыга билгеләнгән бу чарага тамашачы бер сәгать алдан җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимеров бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Ә концерт искиткеч шәп булды. Районыбызда талантлар...

    Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында "Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә" дип исемләнгән зур концерт булды. Кичке сәгать алтыга билгеләнгән бу чарага тамашачы бер сәгать алдан җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимеров бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Ә концерт искиткеч шәп булды. Районыбызда талантлар күп, ә бирегә иң көчлеләре җыелган иде. Мәдәният бүлеге мөдире Луиза Сафина аларны бер йодрыкка туплап сәхнәгә чыгара белгән. Концерт Казанда эшче яшьләр катнашында узган "Безнең заман" фестивалендә республика буенча өченче урынны яулап кайткан яшьләребез чыгышы белән башланып китте. Тамашачы яратып кабул итте, алкышлап озатты аларны. Сәхнәдә бер-бер артлы җырчылар-биючеләр алышынып кына торды. Биештән "Рябинушка", Табар Черкененнән "Шурампуч", Кече Болгаердан "Ядкарь" ансамбльләре һәркемне сокландырды. Болгаерлыларның зур сәхнәгә беренче генә чыгулары икән. "Тамашачы алкышлап торгач каушамадык та, иркенләп җырладык", - диделәр алар. Район мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе коллективы, биредә шөгыльләнүче балалар чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Тамашачы никадәр яңа талантлар белән танышты, хозурланды. Ике сәгатьтән артык барган концерт күңелләргә ямь, җылылык биреп бер мизгелдәй узып китте. Мәдәният бүлеге мөдире Луиза Сафина һәркемгә эчкерсез теләкләрен җиткерде.

    - Бүгенге чара безнең бердәмлегебезнең ачык мисалы. Алга таба да бергә булыйк. Талантларны табып сәхнәләргә чыгарыйк, алар күп, бик күп бит безнең арада. Сәламәт булыгыз, бәйрәмнәр белән барыгызны да, - диде ул.

    ФОТОЛАР:

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: