Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Хәбәрең дөрес булса-сиңа акча түлиләр

    "Госалкогольинспекция" нең райондагы вәкиле, Татарстан кулланучылар хокукларын яклау идарәсе белгече Гөлнара Абдрахманова март аенда контрафакт, составында спирт булган эчемлекләр белән итәк астыннан сәүдә итүче 3 кешенең фаш ителүен хәбәр итә. Район хокук сакчылары белән киң колачлы тикшерүләр вакытында Борнаш, Әлмәндәр һәм Шонгаты авылларында үз "заводында чыгарылган" көмешкә белән сату итүчеләр...

    "Госалкогольинспекция" нең райондагы вәкиле, Татарстан кулланучылар хокукларын яклау идарәсе белгече Гөлнара Абдрахманова март аенда контрафакт, составында спирт булган эчемлекләр белән итәк астыннан сәүдә итүче 3 кешенең фаш ителүен хәбәр итә. Район хокук сакчылары белән киң колачлы тикшерүләр вакытында Борнаш, Әлмәндәр һәм Шонгаты авылларында үз "заводында чыгарылган" көмешкә белән сату итүчеләр ачыкланган. Аларда табылган алкогольле продукция-2 литр көмешкәне анализга "Госалкогольинспекция" нең Казандагы махсус лабораториясенә җибәргәннәр. Факт расланган очракта идән асты сәүдәгәрләренә 3-5 мең сумлык штраф яный. Конфискацияләнгән продукция исә махсус комиссия тарафыннан юк ителәчәк.

    -Районда менә шундый идән астында җитештерелгән көмешкәдән агуланучылар, хәтта ки, гомерләре белән хушлашучылар да булгалады,-дип кисәтә кулланучылар хокукларын яклаучы. -Иң яхшысы-кибеттән законлы, чын, чиста алкогольле продукт сатып алу. Ил күләмендә ЕГАИС системасы гамәлгә кергәч, һәр шешә аракы-сыраның узган юлын бик гади генә белеп була. Яңа система киштәләргә, кулланучыларга контрафакт спиртлы эчемлекләр килеп ирешү каналларын ышанычлы ябачак.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: