Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Хезмәттәшләребезнең хәтер сандыгы

    -Мәктәпне тәмамлагач шикләнеп кенә җомга көнне кичке якта эшкә урнашып булмасмы дип редакциягә кергән идем, дүшәмбедән эшкә чыгарсың дип канат куеп чыгарды редактор Мәрди Галләмович. Бу 1965 елның 19 августы. Танай-Турай кызы бит мин, 1992 елга кадәр авылдан эшкә җәяү йөрдем. Кургаш хәрефләрне кулдан җыя торган заман, кайчакларда газета таң...

    -Мәктәпне тәмамлагач шикләнеп кенә җомга көнне кичке якта эшкә урнашып булмасмы дип редакциягә кергән идем, дүшәмбедән эшкә чыгарсың дип канат куеп чыгарды редактор Мәрди Галләмович. Бу 1965 елның 19 августы. Танай-Турай кызы бит мин, 1992 елга кадәр авылдан эшкә җәяү йөрдем. Кургаш хәрефләрне кулдан җыя торган заман, кайчакларда газета таң алдыннан гына басыла торган иде,-ди Рәмзия Абдуллина.

    Сүзгә яшьтәше Роза Харрасова кушыла:

    -Менә шулай итеп икебезгә дә 70 яшь тулды, Ришат. 1985 елда синең, 25 яшьлек Дәвеш егетенең редакциягә корреспондент булып эшкә кайткан чакларыңны бик яхшы хәтерлибез без, яшь чакта эшләп тә күрсәттек инде. әйеме,-ди. -Кызым Ландыш журналист булып эшли. Улым Рөстәм дә тормышта үз урынын тапты, 4 оныгым бар...

    Чыннан да, компьютер пәйда булганчы Апас редакциясе һәм типографиядә ул заманнарда 25 тән артык кеше хезмәт куйды. Типография кассаларындагы һәр кургаш хәрефне КГБ күзәтеп-санап торды ул елларда.

    - Көн дә Апаска йөреп эшләү үзәккә үткәч, ул чактагы редактор Борис Семенович янына бер тапкыр елап кердем,- дип ерак яшьлегенә кайтып килә Рәмзия апабыз:

    -Менә гаризам, түзәрлегем калмады. Юлда бүреләр тотып ашаганчы Казанга эшкә китәм мин, тулай торактан урын да белешеп куйдым инде...

    -Әй, сеңелем, кара сакал кая да агармый. Ташлама туганнарыңны,- дип юатканы әле дә хәтердә. Бик акыллы киңәшенә рәхмәт мәрхүмнең. Менә хәзер бик җылы, ике бүлмәле үз фатирымда яшим, акыллы киңәше өчен бер догамнан да калдырмыйм,-ди.

    Ак яулыклы ике хезмәттәшебез тагын хатирәләргә бирелә:

    -Кара инде, безнең белән бер чорларда эшләгән Мәрди, Рифгать, Фәнис, Вахит, Фиргать, Мәсгүть, Мәршид, Рәшит, Илфир, Фәрит, Зәйтүнә, Фәрзанә, Әлфия, Фәһимә, Нуриянең бакыйлыкка күчүләренә дә күпме сулар аккан. Әйдәгез әле, рухларына бер дога кылыйк,-дип Корьән сүрәләрен хәтерләрендә яңарттылар мөлаем юбилярларыбыз. Амин, хезмәттәшләр, соңгысы булмасын. Тагын очрашырга насыйп итсен бер Ходай.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: