Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Хыянәт ачыракмы, бурыч кыенмы?!

    (Хикәя) Бу инде Зөбәрҗәтнең йокысыз төннәренең беренчесе генә түгел. Күзенә йокының әсәре дә кермичә, тулган айга карап, очсыз-кырыйсыз уйлар диңгезендә шактый йөзде ул. Бүген дә яраткан китабын да укып карады, кулына чигү тотып та тынычлану чарасын эзләде, ләкин булдыра алмады. Шикләнүләре аны үзеннән-үзе уйлар дәрьясына әйди. Ахыр чиктә тәрәзә төбенә...

    (Хикәя)

    Бу инде Зөбәрҗәтнең йокысыз төннәренең беренчесе генә түгел. Күзенә йокының әсәре дә кермичә, тулган айга карап, очсыз-кырыйсыз уйлар диңгезендә шактый йөзде ул. Бүген дә яраткан китабын да укып карады, кулына чигү тотып та тынычлану чарасын эзләде, ләкин булдыра алмады. Шикләнүләре аны үзеннән-үзе уйлар дәрьясына әйди. Ахыр чиктә тәрәзә төбенә үк килеп утырды. Кайтыр, озакламас янәсе....

    Зөбәрҗәт белән Фәндәс дуслыгына сокланмаган кеше бар иде микән. Аларның мәхәббәтләре мәңгегә дә сүнмәс, сүрелмәс кебек иде. Кечкенәдән гел бергә иде алар. Кечкенә классларда ук мәктәпкә җитәкләшеп йөрделәр. "Бу минем кызым, мин аны беркемгә дә бирмим. Үсеп җиткәч өйләнәм", - дип балалык елларында ук уенын-чынын бергә кушып сөйли иде Фәндәс. Зөбәрҗәт кенә дус кызларының үртәвеннән туеп бу сүзләргә гел үпкәли иде. Менә хәзер ул көннәрне моңсуланып искә ала. Шундый мәхәббәт тә сүрелә ала икән дип әрни.

    Зөбәрҗәт - мәктәптә география укытучысы. Фәне дә кызыклы, укучыларны да кызыксындыра белә. Шул балалар белән мәж килеп, көннәре бик тиз уза. Хезмәтеннән күңел күтәренкелеге ала ул. Кичен генә менә, буш йортка кайтып кергәч кенә бар да үзгәрә, ямансулап кала. Балалар үстергән, йортларының шаулап торган чакларын сагына. Кызлары ялларга гына кайталар шул инде хәзер. Алар калада югары белем алалар.

    - Яшьрәк чакта алай бәргәләнәсең, болай бәргәләнәсең, һич өлгерә алмыйсың. Йортны да тәртипкә китереп булмый. Әй, тормышның иң кызык, иң матур чаклары әнә шунда калган икән. Хәзер өй дә тузмый, инде алдагыча яме дә юк, - дип еш кына кызларына зарланып та ала ул.

    Быел аларның Фәндәс белән тормыш коруларына 30 ел була. Шушы 30 ел эчендә шатлыгын да, борчуын да бергә кичергән иренең соңгы араларда гына кинәт үзгәрүен төрлечә юрап карый. Тик акылы һаман да шул хыянәткә барып тоташа. Төннәр буе кая йөри ул? Ник соң өйдә сөйләшмәскә әйләнде? Елмаеп, шаярып кына торган ир кая китте? Ир уртасына җиткәндә аның шулай ялгышуын йөрәге кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле тулы шик-шөбһә шул...

    Шулай йокысыз, икеләнүле, әрнүле бик күп көннәр, төннәр узды. Зөбәрҗәт зур гаугалар чыгармыйча, сабыр гына төеннең сүтелешен көтте. Авыр, бик авыр иде аңа...

    - Барыбер азагы булачак, - дип көнгә ун гына кабатламады ул. Үзе акрын гына кызларының булачак туй көннәрен күз алдына китерде. Алар янәшәсендә нык һәм горур басып торучы әтиләрен күрәсе килде. Үзенең дә тормышындагы бердәнбер гомерлек сөйгән ярын югалтасы, чит ятлар кочагына тапшырасы килмәде. Күз яшьләренә бер юл бирсәң, алар ага да, ага икән. Тәрәз төбенә башларын салып елауларын ире дә, кызлары да сизмәде.

    ... Фәндәснең кайтып тезләнер көннәре алда булган икән. Һич кенә дә хатын-кызлар янында йөрмәгән, хыянәткә юл бирмәгән ул. Аның сукмагын уен автоматлары бутаган булып чыкты. Буш вакытларын, төннәрен шунда уздырган. Уенга кереп китеп, вакытларны санамаска өйрәнгән. Бик зур акчалар югалтып, шул акчаларны кайтарам дип, банклардан зур суммалы кредитлар алып, бурычка чумгач кына, ул хатыныннан гафу сорарга, булышуын үтенергә булган. Шуның өстенә дусларыннан күпме бурыч җыйган. Соңгы араларда ул урамга чыкмас булды. Чөнки инде кредит алырлык банк, акча сорарлык дус калмаган. Өйдә чакларында аның телефоны тынып тормады. Кайсы гына шылтыратса да акча сорый. Шулай итеп дус та, таныш та аннан йөз чөерде.

    Ә Зөбәрҗәт дисезме?! Ул кабат үзен гаепләде. Йөрәге олы, күңеле изге шул аның. Иренә булышу юлларын эзләде. Күңеле белән фатирын сатты, өстәмә эшкә керде... Вакытында аңлашмаган, иренең эзенә басмаган өчен һаман-һаман үзен гаепләде. Сабырлыгының, тормыштагы терәген югалтам дип куркуының азагы менә шулай тәмамлануына ул инде сөенә дә, көенә дә алмады. Бер карасаң, җанын хыянәт уты көйдерми, иренең намусы чиста икән. Икенче яктан, бу кадәр бурычны алар тагын бер гомер яшәсәләр дә түләп бетерә алмаслар иде.

    Тормышта җитәрлек тәҗрибә туплаган, аягында нык басып торган, гаиләсендә хөрмәт, бар яклап кайгырту тойган ирләр дә шулай ялгыша ала икән. Бу очрак та адәм баласының рәхәткә чыдый алмавына бер дәлилдер инде.

    Ләйлә Вәлиәхмәтова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: