Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Иң шәп вожатый – 2016“

    Апас "Сәләт" Балалар ижат үзәгендә төрледән төрле бәйгеләр, конкурслар, кызыклы чаралар һәрдаим үткәрелеп килә. Бәйгеләрдә балалар бик теләп катнашалар, чөнки бу чаралар аларны бер-берсенә якынайта, дуслык хисләре уята. Агымдагы елның март аенда "Иң шәп вожатый - 2016" бәйгесе булып узды. Бу бәйге Республикабызда 2000нче елдан бирле уздырылып килә. Ел саен...

    Апас "Сәләт" Балалар ижат үзәгендә төрледән төрле бәйгеләр, конкурслар, кызыклы чаралар һәрдаим үткәрелеп килә. Бәйгеләрдә балалар бик теләп катнашалар, чөнки бу чаралар аларны бер-берсенә якынайта, дуслык хисләре уята. Агымдагы елның март аенда "Иң шәп вожатый - 2016" бәйгесе булып узды. Бу бәйге Республикабызда 2000нче елдан бирле уздырылып килә. Ел саен барлык районнардан иң шәп, чая әйдаманнары катнашалар.

    Районкүләм конкурста 12 отряд әйдаманы катнашты. Алар берсеннән-берсе уңганнар, чаялар. Бәйге биш биремнән торды. Беренчесе үз-үзеңне һәм мәктәптәге балалар оешмасын презентацияләү булса, икенчесе портфолио ясап килергә иде. Өченче сынау "Үз эшенең остасы" дип аталды. Балалар үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр. Барысы да жырлый, бии, шигырь сөйли тагын, профессиональ артистлардан бер дә ким түгел иделәр. Дүртенче бирем "2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы" дип игълан ителү уңаеннан, әлегә кадәр билгеле булмаган тыелган билге уйлап табу иде. Билгеләр дә бик оста уйланылды. Кызлар монда да сынатмадылар, берсеннән-берсе тапкыр булып чыктылар.

    Ә призлы урыннар түбәндәгечә булды. I урынга Черкен урта мәктәбеннән Ярмөхәмәтова Лиана лаек дип табылды. II урынны Кызыл-Тау мәктәбеннән Ибраһимова Эльвира алды, III урынны Каратун мәктәбе әйдаманы Җәләүтдинова Динара яулады. Калган катнашучыларыбыз сертификат алуга ирештеләр.

    Бәйге бик оешкан төстә узды. Балаларның шатлыклары йөзләренә чыккан иде.

    Ләйсән Әкбәрова,

    "Сәләт" балалар ижат үзәге методисты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: