Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачыклана

Апас урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Дәүләтшина Бөтенроссия бәйгесенең зона турында катнашкан.

(4 март, “Апастово-информ“).


“Гүзәл Габделхәй кызы бәйгенең “Дәрес“ сынау өлешендә 9нчы сыйныф укучылары өчен “Сөйләм культурасы“ темасына татар теле дәресе күрсәтте. “Мастер-класс“ сынавында бәйгедә катнашучы коллегалары өчен “Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологияләрен куллану“ буенча осталык дәресе тәкъдим итте“, - дип хәбәр итте район мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Айсылу Гыйниятуллина.
Район мәгариф бүлеге методистлары белдерүенчә, бәйге нәтиҗәләре республикабызның барлык зона турлары тәмамлангач билгеле булачак. Районыбыз данын лаеклы яклаучы укытучыга уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев