Ялкау пәхләвә әзерли беләсезме?
Көз ахыры. Дымлы, салкын. Кәеф күтәрелсен өчен өйгә мич исе чыгарасы, татлы әйберләр белән чәй эчәсе килеп тора, әйеме? Тик без, адәм балалары, шулай корылганбыз – бертөрлелектән бизәбез. Ниндидер яңа “тәмлүшкәләр” кирәк безгә. Өстәвенә, ул вакытны күп алмасын һәм җиңел генә әзерләнсен. Бар андый рецепт!
Безгә кибеттә сатыла торган юка ләвәш, куертылган сөт, бераз әстерхан чикләвеге һәм акмай кирәк булачак.
Ләвәш өстенә башта эретелгән (йомшарган да ярый) акмай, соңыннан куертылган сөт сөртеп чыгабыз. Аларны мул итеп яккан саен тәмлерәк. Иң мөһиме – билгә киләчәк нәтиҗәләр турында артык уйланмаска.
Хәзер майлы-татлы ләвәш өстенә тигез итеп вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез һәм рулет формасында төрәбез. Төргәч, рулетның өстенә янә акмай сөртергә һәм вак өлешләргә кисеп чыгарга кирәк.
170-180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 15-20 минут пешереп алабыз.
Пәхләвәләр суынгач, тәмле итеп чәй пешерәбез дә рәхәтләнеп сыйланабыз. Көзге моңсулык якын да килмәячәк!
Әгәр бу татлы ризыкның төрекләрнеке кебек “юешрәк” булуын теләсәгез, пешеп чыгар алдыннан өстенә суга бал һәм шикәр комы салып әзерләнгән сироп коеп, мичтә бераз тотып алсагыз була. Тик, миңа калса, аларның корырак булып, кетердәп торуы яхшырак.
Әстерхан чикләвеге урынына башка чикләвекләр кулланырга, йөзем кушарга, шикәр пудрасы сибәргә дә була.
Тормышларыгыз татлы булсын, дуслар!
Фото:kiziltan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев