Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңгырлар аркасында бәрәңге уңышы югалырга мөмкин

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева әйтүенчә, бәрәңгедә фитофтороз авыруы барлыкка килү өчен чынлап та шартлар бар.

 ؘ  – Фитофтора артык дымлы һәм салкын булганда барлыкка килә. Аеруча күләгәле, кояш төшми торган урында тарала ул. Моңа кадәр көннәр җилле булып, бәрәңге сабакларын киптереп торды. Хәзер кояшы да, җиле дә юк, – ди ул.  
  Бәрәңге уңышын саклап калу өчен фитофторага каршы махсус системалы препаратлар белән эшкәртергә киңәш итте. Контактлы препаратлар яңгыр белән юыла, дип тә кисәтте. Сатып алганда, яңгыр белән юылып төшми торган препаратны сайларга тырышыгыз. Препарат үсемлеккә сеңсен өчен көннең кимендә ике-өч сәгать аяз булуы кирәк. Бәрәңге сабакларын тиз арада эшкәртү зарур. Фитофтора билгеләре күренә башлаганда инде соң була. 
  Бәрәңгене казып алырга ун-унбиш көн алдан сабагын урырга куша. Бүлбеләре үсә торсын дип сабагын чапмый торсагыз, фитофтораның аларга күчү ихтималы зур. 
  – Ә инде сабагы саргая башлаган, ә уңышы канәгатьләнерлек булса, сабагын алдан чабып, ала торсагыз да ярый, – ди Фәния Җамалиева, – һава торышы мөмкинлек бирсә, әлбәттә. Фаразларга караганда, сентябрь коры килергә тиеш. Препарат белән эшкәртергә өлгерсәгез, казып алырга ашыкмасагыз да

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/avyil/iangyrlar-arkasynda-barange-unysy-iugalyrga-momkin

Фото Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев