Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел чәй карасыннан нәрсә белән аерыла?

Соңгы елларда яшел чәйгә мөкиббән китүчеләр нык артты.

  Бигрәк тә җәй көннәрендә сәламәтлеккә файдасы зур, дигән булып, иртәнге каһвәне шуңа алыштыручылар да байтак хәзер. Чыннан да шулаймы икән? Ә кара чәйдән аермасы нәрсәдә? Ничек сайларга? Белгечләрнең шул хактагы фикерләрен тәкъдим итәбез.

  Рак күзәнәкләре дошманы. Күпләрнең фикеренчә, яшел һәм кара чәй төрле үсемлекләрдән җитештерелә. Чынында ул бер чималдан – чәй агачы яфракларыннан ясала. Төсе эшкәртү ысулына гына бәйле.

  Яшел чәйдә файдалы витаминнар һәм микроэлементлар гаять күп. Андагы катехиннар, күзәнәкләрдә үзгәрешләр китереп чыгаручы матдәләргә каршы торып, организмны яман шеш авыруларыннан саклый. Танин матдәсе исә картаюга аяк чала. Бу чәйне компьютер алдында эшләүчеләргә дә куллану киңәш ителә. Ник дигәндә, зарарлы нурланыштан саклый. Моннан тыш нерв системасын, кан тамырлары тышчасын, иммунитетны ныгыта. Шул ук вакытта калкансыман биз эшчәнлегенә уңай тәэсир итә (составында йод булганлыктан), кандагы холестеринны киметә. Тагын бер бик шәп үзенчәлеге – организмнан авыр металл тозларын, башка төрле кирәкмәс әйберләрне чыгаруга ярдәм итә, ябыктыра.

  Ничек сайларга? Кибет киштәләрендә мең дә бер төрле чәй арасыннан кайсын сайлап алырга? Аның сыйфаты кайда җыеп алынуына (башлыча Кытайда, Индонезия, Япония, Шри-Ланка (сәйлүн чәе), Вьетнамда җитештерелә), сорты, җыю вакытына (иң кыйммәтле чәй, бөреләре һәм яшь яфраклары пәйда булгач, апрель башында җыеп алына), җитештерү ысулына (яфраклы, бөртекле, бөтерелгән) бәйле. Нәрсәләргә игътибар итәргә? Беренчедән, әйбәт чәй арзан була алмый.  Икенчедән, туралган яфраклы, сабаклысын, нәрсә икәнен аңлап булмый торган өстәмәләр кушылганын алмавың хәерле.  Өченчедән, чәй һава кермәслек итеп тутырылган булырга тиеш. Иң яхшысы – калай банкадагысы.

  Яшел чәйгә күп төрле өстәмә кушалар. Аны иң оста ясаучылар – Кытай җитештерүчеләре. Чәйгә алар беренче чиратта ясмин, шулай ук магнолия, бергамот, хризантема чәчәкләре, хөрмә җимеше һәм лимон кисәкчекләре өсти. Сүз уңаеннан, гомере буе кара чәйдән башкасын белмәүчеләргә яшеле белән танышуны ясминлесеннән башлап җибәрү киңәш ителә.

Ничек пешерергә?

  Яшел чәйне тиз генә пешереп алу дөрес түгел. Чын мәгънәсендә тылсымлы эчемлек әзерләү өчен, иренмичә, берничә минут сарыф итү сорала. Кайбер нечкәлекләрен дә истә тотарга кирәк.

  1.    Чәй күләме: бер стакан чәйгә бер чәй кашыгы исәбеннән алырга.
  2.   Су температурасы. Кайнап торган су белән пешерергә ярамый! Иң әйбәте – суның 80–95 градус, ә Япониядә җитештерелгән үтә кыйммәтле сортлары өчен – 60 градус булуы.
  3.  Пешерү рәвеше. Чәйнекне кайнар су белән җылытканнан соң (суы түгелә), чәй салып, 1 сантиметр өскә чыгып торырлык итеп су агызырга. 2 минуттан соң чәйнекне яртылаш тутырырга. 1–2 минуттан соң – ¾ өлешенә, тагын шул кадәр вакыт узгач – суны өскә кадәр (бераз гына буш урын – «һава мендәрчеге» калсын) салырга. Шул рәвешле чәй пешерү 4–6 минутка сузылырга тиеш. Болай эшләгәндә, чәй тәмле булу өстенә бөтен витаминнары да сакланып кала.

Соңгысы. Яшел чәйне шикәрсез эчәләр. Аны 2–3 тапкыр пешерергә мөмкин. Белгечләр беренче пешергәнен иң файдалысы дип санаса, чәй тәменең бөтен нечкәлекләренә кадәр белүчеләр икенче тапкыр пешергәненә өстенлек бирә.


Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147912/
© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/travanaa-kitaiskaa-caska-s-travoi-vysusennogo-caa-na-konkretnom-fone_5234161.htm#fromView=search&page=1&position=5&uuid=8c1feaf7-9a91-4491-a175-032715d18c41

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев