Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Игезәк туганың булу - бәхет ул

    Без, Алсу һәм Алсинә Нигъмәтҗановалар, Апас районының Акхуҗа авылында дөньяга килгәнбез. Игезәк бала дөньяга килү - табигать могҗизасы. Әти-әни өчен икеләтә зур бәхет. Әмма мондый бәхет сирәк кешегә генә бирелә. Безнең әти-әни әйтүе буенча, без алар өчен Ходай тарафыннан бирелгән зур бүләк. Игезәкләр бер -берсе өчен иң яхшы сердәш һәм...

    Без, Алсу һәм Алсинә Нигъмәтҗановалар, Апас районының Акхуҗа авылында дөньяга килгәнбез. Игезәк бала дөньяга килү - табигать могҗизасы. Әти-әни өчен икеләтә зур бәхет. Әмма мондый бәхет сирәк кешегә генә бирелә. Безнең әти-әни әйтүе буенча, без алар өчен Ходай тарафыннан бирелгән зур бүләк.

    Игезәкләр бер -берсе өчен иң яхшы сердәш һәм киңәшче дә, теләсә кайчан ярдәм кулы сузарга әзер булган тугры дус та.

    Игезәкләр ярдәмләшеп, бер-берсен нәрсәгәдер өндәп яшиләр, шуңа да ныклап тормыш итүчән, бер-берсен кайгыртучан булалар.

    Игезәк булып тууыбыз - безнең бәхетебез ул, чөнки бертуганнар да игезәкләр кадәр якын була алмыйлар. Без - бер-беребезнең көзгедәге чагылышы кебек. Безгә бергә рәхәт. Тормыштагы шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак. Тормышның гаҗәп зур бизәге без. Яшәү рәвешләребез, холыкларыбыз туры килә. Тормышка карашларыбыз да бертөрле. Әти-әни никадәр мәшәкать, авырлык кичереп, безгә шушы игезәклек бәхетен бүләк иткәннәр, чиксез рәхмәт аларга!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: