Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Игезәкләр Илназ белән Гөлназ

    Яз аенда чәчәк аткан гөлкәйләрдән тама наз Бигрәк матур исемебез: Илназ белән Гөлназ. Ятабыз икәү гөрләшеп, дөнья иркен,дөнья киң Безгә карагач әниебезнең йөзе кояшка тиң. Ходай безне бу дөньяга Игезәк итеп яраткан. Кадерле әти-әниебезгә Шатлык хисе тараткан. Кечкенәдән бергә йөрдек без икәүләп бакчага, Теләсәң дә сатылмый бит мондый бәхет акчага....

    Яз аенда чәчәк аткан гөлкәйләрдән тама наз

    Бигрәк матур исемебез: Илназ белән Гөлназ.

    Ятабыз икәү гөрләшеп, дөнья иркен,дөнья киң

    Безгә карагач әниебезнең йөзе кояшка тиң.

    Ходай безне бу дөньяга

    Игезәк итеп яраткан.

    Кадерле әти-әниебезгә

    Шатлык хисе тараткан.

    Кечкенәдән бергә йөрдек без икәүләп бакчага,

    Теләсәң дә сатылмый бит мондый бәхет акчага.

    Яшьлек чорыбыз авылым, синдә үтте

    Болыныңда, чишмәң буенда.

    Карамасар - туган ягым,урман - суга бай ягым!

    Синдәгедәй гүзәллекләр кай җирләрдә бар тагын?

    Сулдан икенче һәм өченче без булабыз белсәгез!

    Мәдәният учагында

    Уйныйбыз да җырлыйбыз.

    Без уйныйбыз,җырлыйбыз,

    Ялындырып тормыйбыз!( сулдан икенче ,өченче без булабыз белсәгез)

    Барысы да шаярталар:

    Илназ-Гөлназ

    Сез шундый уңган, булган.

    Ә без әйтәбез, горурланып:

    Таләпчәнлек, төгәллек

    Килгән безгә әнидән.

    Рәсем ясау, кул остасы,

    Җыр-биюгә сәләтебез

    Бирелгән әтиебездән.

    Инде без зур егет һәм кыз булып җитештек. Мәркәзебез Казанда белем алабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: