Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ике апаслы алданган, берсе югалып калмаган

    -Мин телефон мошенниклары корган акча ятмәсенә эләгә яздым,-дип сүз башлады танышым.-Авылдагы йортны сатарга уйлап, "АВИТО" га белдерү куйдым. Бәясен зурдан кубып 1 миллион сум сорадым, сатулашырга урын калсын, янәсе. Бер көн уздымы икән, Интернеттагы белдерүдә куелган номер буенча телефон шалтырый. Берәү йомшак кына тавыш белән әйтә: - Минем сезнең районда...

    -Мин телефон мошенниклары корган акча ятмәсенә эләгә яздым,-дип сүз башлады танышым.-Авылдагы йортны сатарга уйлап, "АВИТО" га белдерү куйдым. Бәясен зурдан кубып 1 миллион сум сорадым, сатулашырга урын калсын, янәсе. Бер көн уздымы икән, Интернеттагы белдерүдә куелган номер буенча телефон шалтырый. Берәү йомшак кына тавыш белән әйтә:

    - Минем сезнең районда туганнарым яши, йортыгызның кайда, нинди хәлдә икәнен белешеп кайттылар. Фотосыннан ук күренеп тора, йортыгыз шәп!. Сатулашмыйча гына шул бәягә алам. Тик аны "АВИТО" дагы белдерүләр тактасыннан алып куегез әле, башкалар безнең алып-сатуга аркылы төшмәсен. Задатокны шушы минутта ук күчерәм. Беренче юлыга 50 мең сум. Акчаны алгач, танышым сезне күреп, бакча-каралтыларыгызны карап чыгар. Ошатса, тагын бер 50-100 мең сумын җибәрәм. Бик тә авылда яшисем килә, минем өчен бик кулай вариант бу. Килештекме,-ди. Теле-телгә йокмый моның.

    Газеталардан укып, телевизордан күреп, полиция тараткан кисәтмәләрне җентекләп өйрәнгән кеше мин, сизеп торам, хәзер бу миннән "задаток"ны кайсы банкка, нинди исәпкә күчерергә кирәклеген сораячак. Шулай булып чыкты да! Мине артык мәшәкатьтән коткара янәсе, "яңа счет ачып торма, хезмәт хакын ала торган банк картасы пин-кодлары, исәп номерларын гына әйт, 5 минуттан шул счетка үз банк картамнан 50 меңне салам, рәхәтен күр".., ди теге. Мине йомшак сөйләп катыга утырта алмыйсың, рәхмәт әйтеп аның телефон номерын язып алдым да "уйлап карармын", дип үз телефонымның сим-картасында блокировкага куйдым. Шуның белән вәссәләм дисезме? Берничә көннән бер яшь әни кыйссасын ишеттерделәр Ул да мин йорт сатасы авылда тора булып чыкты. "Телефоныма берәү "юнь бәягә бала коляскасы сатам", дип белдерү куйган. Акчасын күчергәнгә өченче ай китте. Теге телефон номеры башта җавап бирмәде. хәзер телефонымда гомумән дә юк, коляска да юк,- дип өзгәләнә авылдаш. Тагын бераздан авылдан яңа хәбәр, берәү минем кебек үк Интернетка йорт сатуы турында хәбәр куйган булган. Нәкъ минем белән булган тарих- бер үк көнне моңа да шалтыраталар, йортны ошатуларын әйтәләр, акчаның беразын алдан түлибез дип банк картасы реквизитларын сорыйлар. Беркатлы авыл баласы бит, ышана инде... Банк счетына барлы-юклы 10 мең сум чыннан да күчә. Аны Апаска барып банкоматтан алырга өлгерми дә калалар, шунда сакланучы хезмәт хакы, бала пособиесе, терлек өчен күчкән субсидия юкка чыга. Җәмгысы 80 мең сумнар чамасы җыелган булган икән, диделәр...

    Мин бу кыйссаларны район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизовка да сөйләп күрсәттем. Болай диде закон сакчысы:

    -Исәп мошенниклар файдасына икегә бер булган икән шул... Күпме аңлатабыз югыйсә, интернет, кесә телефоннары бүген күпләр өчен акча басу станогына әверелеп бара. Аң булыгыз, сак булыгыз, зинһар, алданмагыз. Телефоннан туганыгыз кулга эләккән, юл фаҗигасенә юлыккан, фәлән-фәсмәтән дип шалтыратучылар да булырга бик мөмкин. Кемнедер коткарам, булышам дип кассага йөгергәнче шалтыратучының номерын язып алып, полициягә ашыгыгыз. Андыйларны тотуы бик авыр булса да, махсус хезмәтләргә "кырыгалдар"ларны кайнар эздән ачыклавы җиңелрәк!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: