Илнара һәм Динара Хәйбуллиналар

Кич җиттеме ай, күзләрен кысып, тыныч йокы тели. Ә иртәсен кояш, хәерле иртә теләп, битләремнән сыйпый. Әйе, дөрестән дә "берсе-ай, берсе-кояш" булган игезәк кызларым тыныч йокы теләп йоклаталар, ә иртәләрен хәерле иртәләр теләп йокыдан уяталар. Хатын- кыз өчен ана булудан да зур бәхет юктыр, мөгаен. Ул яктан мин бик бәхетле....
Кич җиттеме ай, күзләрен кысып, тыныч йокы тели. Ә иртәсен кояш, хәерле иртә теләп, битләремнән сыйпый. Әйе, дөрестән дә "берсе-ай, берсе-кояш" булган игезәк кызларым тыныч йокы теләп йоклаталар, ә иртәләрен хәерле иртәләр теләп йокыдан уяталар.
Хатын- кыз өчен ана булудан да зур бәхет юктыр, мөгаен. Ул яктан мин бик бәхетле. Минем 3 кызым үсеп килә.
Беренче тапкыр йөккә узып, шифаханәгә теркәлергә баргач ук, "игезәкләр" диделәр. Ул вакытта мине ниндидер дулкынлану хисе биләп алды... Шатлыктан көләргәме, әллә еларгамы? Күңелдәге кичрешләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.
Якыннарым ышанмады. Чөнки әлегә кадәр нәселебездә игезәкләр булганы юк иде. Шулай да иремнең әтисе ягыннан нәселләрендә игезәк балалар булуы ачыкланды.
Казан шәһәрендә узган УЗИ карынымдагы балаларның кызлар булуын күрсәтте.
2005нче елның 6нчы июлендә 12 сәгать 10 минутта Илнарабыз, ә тагын 3 минуттан Динарабыз туды.
Кызлар бик тере иделәр, 4 айдан беренче тешләре чыкты, 10 айдан тәпи дә киттеләр, бик иртә телләре ачылды. Кечкенәдән оста итеп яттан шигырьләр сөйли башладылар. Алар шундый хәрәкәтчәннәр иде, күрше апа, 1,5- 2 яшьлек кызларның кресло өстеннән сикерүләрен күреп, "сезнең йөрәгегез икедер" дия иде.
Берсенең ашыйсы килсә, икенчесенең дә ашыйсы килә, берсе йокласа, икенчесе йоклый, берсе уянса, икенчесен елап, яки кычкырып булса да уята иде. Бер үк төрле уенчыклар белән уйнадылар. Кунакларга, бәйрәмнәргә, кичәләргә бер үк төрле кием кияргә, бер үк төрле прическалар ясарга яраталар.
Туганнар, якыннарыбыз - барыбыз да кызларны аерабыз. Ә минем өчен, әниләре өчен, алар икесе-ике кеше. Йөткерү, төчкерү, хәтта аяк тавышларыннан да аерам мин аларны.
Берсе тыныч, берсе чаярак дип әйтә алмыйм. Икесе ике төрле чая. Беренче туганы-Илнара үзен олы кыз буларак тыйнаграк тота дип әйтер идем.
Бүгенге көндә Илнара белән Динара Урта Балтай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укыйлар. Икесе дә биергә, шигырь сөйләргә яраталар.
Кызларыбыз, безнең гаиләбезнең тормыш йолдызлары. Әтиләре белән әниләренең шатлыклары да, сөенечләре дә. Кызларым хәзер үк минем төп булышчыларым. Сеңелләренең яраткан апалары.
Кызларым Илнара, Динара! Һәрвакыт шундый шат күңелле булыгыз. Сәламәтлегегез көн дә артып торсын. Әтиегез белән әниегезгә таяныч, сеңелегезгә үрнәк, бер-берегезгә терәк булып яшәгез. Киләчәктә безгә сезнең бәхетегезгә сокланып яшәргә язсын.
P.S. Игезәк балаларны үстерү турында китап язарга булыр иде. Алар турындагы фикерне барысын да дәфтәр битләренә генә язып бетереп булмый.
Урта Балтай авылыннан игезәк кызлар үстерүче Фәния Хәйбуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 15:29Өлкәннәр туган як сәламнәрен кабул итте Туган нигезләреннән аерылып, Буада урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәргә мәҗбүр булган райондашларыбыз туган якның сәламнәрен кабул итте.8900
-
15 август 2022 - 11:00Салмыш шофер Олы Болгаер юлында очраган Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы көндезге рейд вакытында кабат салмыш шофер белән очрашкан. Ир-ат исерткеч эчемлекләр кулланган килеш юлга чыккан һәм Олы Болгаер авылы янында юл сакчылары белән очрашкан.15700
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.27200
-
15 август 2022 - 10:43“Һәр ел туган көн саен мин бүләк” Апаста яшәүче Фәрит һәм Наилә Кәлимуллиннар район күрке, һәркемгә үрнәк булып 55 ел парлы гомер кичерәләр. Бер-берсенә терәк, ышаныч, балаларына кайгыртучан әти-әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләре арасында олы хөрмәткә лаек алар.12700
-
15 август 2022 - 10:25«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләүне 360 мең сумга кадәр арттырырга уйлыйлар.3600
-
15 август 2022 - 10:18Апасның “Бакчачылар клубы” бакча уңышларын барлый Апас ветераннар Советы каршында “Бакчачылар клубы” эшләп килә. Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр очрашып, яшелчә-җиләк-җимеш үстерү серләре белән уртаклаша, тәҗрибә бүлешә.10700
-
15 август 2022 - 09:37Апаста умартачыларының бәйрәме узды Апасның бик гүзәл урынында – Яр буенда умартачыларының бәйрәме булып үтте.12600
-
14 август 2022 - 20:00Тәмәке ярый, намаз ярамый Хөкүмәтнең теләсә-кайда тәмәке тартуны тыйган законы гамәлгә кергәч, беренче эш итеп, җәмәгать урыннарында тарту тыела дигән плакат-язулар элделәр. Мин эшләгән предприятиедә, мәсәлән, завод проходное алдындарак автобус тукталышы павильоны тибындагы нәрсә әмәлләп, тарту урыны дигән язу һәм чүп савыты куйдылар. Хәзер эштән чыккан кеше тукталышка кадәр тәмәке көйрәтеп бармаска, ә шушы урында тартырга тиеш. Һәм, әйтергә кирәк, бу урын тәмәкечеләрнең күңеленә хуш килде бугай, аннан кеше өзелми диярлек. Дөрес, матбугаттан ерак торганнар моны үзенчә кабул итте: күрдегезме, җитәкчелек тәмәке тартучылар турында ничек кайгырта, янәсе! Шулай булмыйни дип каршы төшә алмыйм, чөнки бу дөреслеккә туры килә. “Организм ияләнгән бит, тартасы килә кешенең”, – диләр.15100
-
14 август 2022 - 19:00“Әллә бергә буласызмы, кызым?” Улым йөргән кызын өебезгә чакыргач, йөрәгемә әллә нәрсә булды. Дарулар эчеп кенә әзрәк хәл ала алдым. Безгә кунакка киләсе Миләүшә авылыбызда фельдшер булып эшли. Кан басымым күтәрелгәндә, үзем дә аңардан дарулар алам. Ул безнең авылга училище тәмамлагач килде. Аңа кадәр эшләгән Халисә пенсиягә киткән ел иде бу.25200
-
14 август 2022 - 18:00Апаста салмыш шоферны зур штрафлар көтә Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләрне ачыклау, юлларда хәвеф-хәтәрләргә юл куймау максатыннан рейдлар дәвам итә.16700
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
12 август 2022 - 09:52Районда физкультурачылар көне күңелле зарядкалардан башландыХезмәт коллективлары да бик теләп кушылды.17600
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килдеПрезидент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.68500
-
5 август 2022 - 08:26Районда мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшереләТөп игътибар биналарның төзеклегенә, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә, тирә-юнь чисталыгына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлегенә июнәлтелә.20200
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.37300
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.48900
-
11 август 2022 - 10:00Апаста яшьләр кавыша Апас егете Ранис Зыятдинов һәм Казан кызы Регина Камалетдинова яшьлек туйларын билгеләп үтте.110600
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде Президент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.68500
-
11 август 2022 - 11:00Татарстанның бер районында 5 000 баш дуңгызны юк итәчәкләр Шушы көннәрдә Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу афәт Югары Ослан районында да теркәлгән. Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге хәбәр иткәнчә, Сергей Пашковның крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә үлгән өч баш дуңгызның материал пробаларында шул авыру ачыкланган.39400
-
11 август 2022 - 19:00Кеше сүзе дип 8 ел түздем... Сул колак менә инде еллар буе юк-юк та гел кызыша – кемдер минем хакта ялган сөйли. Халык ырымнары шулай ди: уң колак кызышса – мактыйлар, сулы яна икән – ялган сөйлиләр.37800
-
12 август 2022 - 13:00Баш-аягым белән өйләнгән иргә гашыйк булдым Эштәге бер ир-егеткә гашыйк булдым. Һәр яңа көн минем өчен сынау. Аның белән дә, аннан башка да булмый. Ул өйләнгән. Менә шул мине андый-мондый гамәлдән тыя да инде. Дөрес, эштә уен-көлке белән төрлесен сөйләшәбез, ләкин аннан ары кергән юк.35700
-
11 август 2022 - 18:00Элвин Грейдан көтелмәгән яңалык Радик Юлъякшин үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күченүе турында хәбәр иткән.34400
-
11 август 2022 - 23:00“Әти, сине утыртырга мөмкиннәрме?” Суд бара. Судья хөкем карарын укый. Мин аякларымның хәлсезләнүен сизәм, артымнан инде конвоир килгәнен күрәм. Колакларымда — көчле гөжләү, күз алларым караңгылана. Менә судья хөкем карарын игълан итте: өч ел ярым!..32300
-
11 август 2022 - 08:00Камилә Вәлиева тапшырулар алып бара Каратун урта мәктәбенең 9 нчы сыйный укучысы Камилә Вәлиева, билингваль балалар «Белем радиосы» алып баручысы буларак, беренче тапшыруларын яздырды.32100
-
12 август 2022 - 17:01Апасның дини тормышына зур өлеш керткән Рәшит хәзрәт Хөснетдинов олы юбилеен каршылады Апаста яшәүче Рәшит ага Хөснетдинов 75 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.31600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика