Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Иске айның нуры якты

    -2006 елда төзелгән Әлмәндәр авылы мәчете быел шактый пакъланды. Хәзер биредә зур аш табыннары үткәрү дә мөмкин. Быел мәчетебездә инде шундый зур алты чара башкардык,-дип яза авыл остабикәсе Миләүшә Сафиуллина. -16 сентябрьдә зурлап Корбан Гаете үтте. Фәргать һәм Мәүзинә Заһидуллиннар һәм аларның алты туганы иганәсендә үткән Тәравих табынында 3 авылдан...

    -2006 елда төзелгән Әлмәндәр авылы мәчете быел шактый пакъланды. Хәзер биредә зур аш табыннары үткәрү дә мөмкин. Быел мәчетебездә инде шундый зур алты чара башкардык,-дип яза авыл остабикәсе Миләүшә Сафиуллина. -16 сентябрьдә зурлап Корбан Гаете үтте. Фәргать һәм Мәүзинә Заһидуллиннар һәм аларның алты туганы иганәсендә үткән Тәравих табынында 3 авылдан җитмештән артык кеше катнашып, шуның унбише балалар иде. Мәчетебез имамы Фәһим хәзрәт Гыйлаҗев көче белән быел җәен балалар өчен иман-итагәть мәктәбе эшен дә җайга салып җибәрә алдык, шөкер, дини укуларга 12 бала бик теләп йөрде. Мәчетебезне күркәм, чиста тотуда Сәлимә Гыйлаҗева, ирле-хатынлы Әһлиулла һәм Маһирә Гашыйковлар зур көч куя. Әһлиулла мәчетебезгә бик матур итеп аш өстәлләре, урындыклар ясаса, хатыны Маһирә аларга ябу өчен япмалар, тәрәзә челтәрләре тегеп бирде. Мәчет картлары арасында Илдар Хәйретдинов, Илдар Галиуллин бик ярдәмчел, башкаларга үрнәкләре бик матур. Мәчет ишегалдын чистартып, үләннәрен чабып торучы Фәргать, чәчәкләр үстерүче Сәлимә белән Мәүзинә тырышлыгына һәркем соклана. Авылыбызның олы остабикәсе Роза Сәлахова бик күпләрнең дин юлына басуында тәрбияче һәм мөгаллимә булды. Бүген авылыбыз өстендә бер көн дә калмыйча 5 тапкыр намаз яңгырый. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, район мөслимәләре җитәкчесе Рәмзия абыстай безгә бик еш килеп киңәшләшәләр, дәресләр үткәрәләр.

    Мәчетебезгә сәдака итеп бирелгән акчаларның бик төгәл исәбен алып барабыз, аны мәхәллә халкына җиткереп торабыз. Менә әле яңарак кына Фитра сәдакасыннан Гүзәл Фәезова, Мөнирә Хафизова, Гыйлаҗевлар гаиләләренә уртак карар белән акчалата булышып, саваплы гамәл үтәдек. Зур чараларга алынганда авылыбызда кибет тотучы Рифат һәм Кәүсәрия Заһидуллиннар, Миңниса Миңнуллина, кибетчеләр Миләүшә Гобәйдуллина, Альмира Нуруллина мәчетебезгә иман кушуы буенча бик теләп булышалар. Авыл җирлеге, мәктәп, Мәдәният йорты, балалар бакчасы коллективлары да бу эштән читтә калмый. Андый чакларда авылыбыз халкы да бик юмарт, барыгызга да Алланың рәхмәте иңсен.

    Мәчетебез төзелеше һәм сакланышына үзеннән бик зур өлеш керткән Шәрифҗан Хөснетдинов авылыбызның иске мәчете манарасындагы айны саклап калган булып чыкты. Дингә ирек бирелгәч, балалары аша аны Казанда яңартып тормышка кире кайтарды. Мәчет капкасы өстендә ул хәзер изге, Әлмәндәребезнең Аллаһ йортына ямь һәм нур биреп балкый.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: