Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралы балалары иминлек хакында сөйләште

Иске Йомралы мәктәбендә җәйге хезмәт һәм ял лагерьларына йөрүче балалар янгын сүндерү бүлегендә кунак булдылар.

(26 июнь, “Апастово-информ”).

Алар янгын сүндерүчеләр белән очрашты, һөнәр үзенчәлекләре белән танышты, кисәтү сүзләренә дә колак салды.

“Сәяхәтнең төп максаты – балаларны гади янгын иминлеге кагыйдәләренә, янгыннарны кисәтү чараларына һәм янып китү очраклары, башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес чаралар куллана белергә өйрәтү, кешеләр гомерен, матди һәм рухи байлыкларны саклап калу өчен җаваплылык хисе тәрбияләү”, - ди лагерь җитәкчесе Әминә Мингазиева.

Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре балаларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән уйнау куркыныч икәнлеге турында сөйләделәр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларга үзләрен тоту кагыйдәләре аңлаттылар, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген искәрттеләр. Әңгәмә барышында балаларга янгын сүндерүчеләр хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү коралларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев