Иске Йомралы һәм Биеш мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды
Үзәкләр “Мәгариф” милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында булдырылды.
(12 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Үсеш ноктасы” үзәкләре тантаналы шартларда ачылды. Иске Йомралы һәм Биеш мәктәбе укучыларының сөенечен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева уртаклашты.
“Бу үзәк авыл балалары өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Һөнәр сайлаганда да зур этәргеч булыр дип ышанам”, - диде Гөлүсә Галләмова.
“Үсеш ноктасы” үзәкләре табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр буенча эшләячәк. Үзәкләрдә укучыларга шөгыльләнү өчен тиешле уңайлылыклар тудырылган, югары технологияле җиһазлар булдырылган. Күпфункцияле җайланма, ноутбуклар, робот техникалары, физика, химия, биология, экология, анатомия, нейротехнология буенча цифрлы лабораторияләр һәм инженер системаларының программалаштырыла торган модельләре конструкторлары кайткан.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева белдерүенчә, “Үсеш ноктасы” үзәкләре барлыгы 7 мәктәптә ачылган. Биредә балалар бик теләп шөгыльләнәләр, өстәмә мәгълүмат, белем туплыйлар.
“Әлеге үзәкләр укучыларыбызга заманча белем бирү технологияләреннән һәм инновацияләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә. Шулай ук цифрлаштыру, фәнни тикшеренүләр һәм гамәли тәҗрибәләр үткәрергә дә ярдәм итә. Хәзер биология, химия, физика дәресләрен тагын да кызыклырак оештырылачак”, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева. Ул шулай ук укучыларга җиһазларны кадерләп сакларга, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев