Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралыда балалар ялы күңелле һәм файдалы уза

Иске Йомралы мәктәбендә мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары эшли.

(20 июнь, «Апастово-информ»).
Лагерь эшен 1 июньдә башлап җибәргән һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
“Кояшкай” мәктәп яны ял лагерена 10 бала йөри. “Энергия” хезмәт һәм ял лагерена шулай ук 7-8 классларда укучы 10 бала килә.
“Лагерьның максаты – балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы оештыру. Укучылар кызыклы сәяхәтләргә йөрделәр, алар өчен кызыклы чаралар, уеннар оештырыла. Хезмәт лагерена йөрүче балаларның яллары эш белән аралашып бара. Мәктәп бакчасында эшләделәр, китапханәне тәртипкә китерүдә өлеш керттеләр, - ди лагерь җитәкчесе Әминә Мингазиева.
Лагерь тормышы Гаилә елына багышланган чараларны да үз эченә алган. Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар тәрбиячеләре Дилә Минһаҗева белән берлектә гаилә сәгатендә катнаштылар. Алар бергәләп кәгазьдән кисеп гаилә символы булган ромашка чәчәген ясадылар.
Хезмәт һәм ял лагереның тәрбиячесе Фәридә Тимергалиева сүзләренчә, укучылар 18 көн дәвамында йөри . Балалар эшли дә, ял да итә, төрле әңгәмәләрдә, чараларда, спорт уеннарында катнаша, сәяхәтләргә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев